Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле терлекчеләре тугыз айлык эшкә йомгак ясадылар
2015 елның 6 октябре, сишәмбе
Шушы көннәрдә районның авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт куючылар үзләренең тугыз айлык эшләренә йомгак ясадылар. Район башлыгы Александр Шадриков җитәкләгән утырышта авыл хуҗалыгының төрле формадагы предприятие һәм оешма җитәкчеләре, баш белгечләр катнашты.
Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗановның чыгышыннан мәгълүм булганча, агымдагы елның тугыз айлык нәтиҗәләре буенча тулаем әлеге тармакта аз гына булса да уңай тентенция күзәтелә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләр 614 башка арткан һәм бүген алар 14098 башны тәшкил итә. Шуларның 4511-е савым сыерлар. Тугыз айда 17824 тонна сөт җитештерелде. Сентябрь аенда һәр савым сыердан 422 килограмм сөт савылган. Бу күрсәткеч үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 16 килограммга артыграк. Малларның продуктлылыгы буенча җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятендәге, “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Мунчәли һәм Каракитә филиалларындагы товарлыклы- сөтчелек фермалары коллективлары ярыш башында бара. Ел башыннан район хуҗалыкларында 1283,8 тонна ит җитештерелде (+ 10,3 тонна).
Бу юнәлештә дә алга китеш сизелә. Симертүгә куелган мөгезле эре терлекләрдән тәүлек саен 659 грамм артым алынган. Ни кызганыч, барлык хуҗалыкларда да терлекчелек продуктлары җитештерү белән тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнмиләр, булган мөмкинлекләр тулы файдаланылмый, коллективта алдынгылар тәҗрибәсен өйрәнү практикага кертелми. “Сыерның сөте – телендә” дигән әйтем бар. Бу хакыйкатьне тәфсилләп исбатлау кирәк тә түгел. Күп сөт җитештерү өчен рационда каралган азыкларның сыйфатлы һәм таләп ителгән күләмдә булуы бик мөһим. Киңәшмәдә бу турыда кыйммәтле фикерләр әйтелде. Терлекчелектә “ялкау” эшләгән кайбер җитәкчеләр һәм белгечләр тәнкыйть утына алынды. Сентябрь аенда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Каракитә филиалы директоры Дамир Салиховка, Яңа Элмәле филиалының көтүне тулыландыру буенча технологы Светлана Изиндеевага, җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятенең селекционер- зоотехнигы Илсөяр Хафизовага һәм шул ук хуҗалыкның ветеринария табибы Фәндәс Идиатуллинга район башлыгы Александр Шадриков акчалата бүләкләр тапшырды.
Фәндәс Идиатуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятенең ветеринария табибы: - мин авылда туып үстем. Безнең әти- әни элек- электән мал- туар асрады. Кул астына керерлек яшькә җиткәч тә малкайлар янында булырга ярата идем. Яшьтәшләремнең күбесе машина, трактор йөртергә хыялланды. Бер уйлаганда малайлар шундый булырга тиештер дә инде. Әмма мин ни өчендер терлекләрне үз иттем. Урта белем алгач та, Буа ветеринария техникумында укып белгечлек алдым. Аннан соң туган авылыма кайтып хезмәт юлымны башладым. Аннан соң да инде күп еллар үтте. Фермадагы эшләрне авыр дисәләр дә, мин алай әйтмәс идем. Яратып башкарган хезмәт җанга рухи азык бирә шикелле. Малларны сау- сәламәт күрү минем өчен зур шатлык. Дөрес, авыру терлекне кеше дәвалагандай карарга, дөрес диагноз куярга кирәк, шул ук организм бит. Әмма ул үз зарын сөйләп аңлата белми, аерма шунда гына. Медицина табибы кешене дәваласа, ветеринария табибы кешелек дөньясын дәвалый,- дип әйтәләр. Дөресе дә шулай бит?
Илсөяр Хафизова, шул ук хуҗалыкның селекция буенча зоотехнигы: - терлекчелек тармагы минем өчен чит түгел. 17 яшь тулар- тулмас фермада сыерлар сава башладым. Бергә үскән яшьтәшләрем калаларга китү ягын карасалар да, минем авылда каласым килде. Дөрес, әле ныгып та җитмәгән кыз бала өчен ферма эше авыр тоелды, әмма еллар үткән саен тәҗрибә туплап сыер савучы хезмәтенең бөтен нечкәлекләренә төшендем. Ә безнең фермада үрнәк алырлык хезмәтчәннәр шактый. Соңгы өч елга якын “Цильна” хуҗалыгының Айрат Сөләйманов җитәкләгән беренче товарлыклы- сөтчелек фермасында селекция буенча зоотехник булып эшлим. Эшем катлаулы, шул ук вакытта бик җаваплы да. Сыерларны вакытында каплату, үлчәү авырлыклары буенча таналарны төркемнәргә аеру, яңа туган бозауларны учетка алу, контроль савулар үткәрү кебек эшләрне бик төгәл башкарырга кирәк. Күп сөт җитештерүнең асылында шулар ята .
Дамир Салихов, “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Каракитә филиалы директоры:- авыл хуҗалыгы, бигрәк тә терлекчелек тармагы белән мин якыннан таныш. Элек елларда агрофирманың Мунчәли филиалы фермасында көтүне яңарту буенча технолог, аннан соң ферма мөдире булып эшләдем. Хәзерге вакытта да Ульяновск авыл хуҗалыгы академиясендә “Зоотехник” белгечлеге буенча читтән торып белем алам. Әйтергә кирәк, соңгы елларда филиал буенча терлекчелек продуктлары җитештерү юнәлешендә уңай якка үзгәрешләр бар. Сөт саву да арта бара. Моңа ирешүнең сәбәбе бер- таләп ителгән һәр эшне җиренә җиткереп үтәргә генә кирәк. Безнең фермада дус һәм тату коллектив тупланды. Бер- береңә ярдәм итешү, алдынгы тәҗрибәне башкаларга күчерү, дисциплинаны саклау һәм малларны үзвакытында ашатып- эчертү үзенең нәтиҗәсен нык сиздерә. Кышлату чорын да уңышлы үткәрербез дип уйлыйм.
Светлана Изендеева, “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Элмәле филиалында көтүне яңарту буенча технологы: - мин үзем Алешкин- Саплык авылында туып үстем. 2001 елда Яңа Элмәле авылы егетенә тормышка чыккач, фермага эшкә алуларын сорап гариза яздым. 14 ел сыерлар саудым, хезмәттәшләрем белән аңлашып эшләдек. Мин аларга бүген дә бик рәхмәтлемен. Моннан ике ел элек, филиал зоотехнигы Елена Андреева миңа: “технолог эшен алсаң бәлки башкара алырсың?” дип киңәш ясады. Филиал директоры Фиолет Садыков та минем кандидатураны хуплады. Шулай итеп мин технолог булып эшли башладым. Авыл хуҗалыгында эш иртә таңнан башлана, соңгы кичкә кадәр дәвам итә. Шуңа да карамастан үз эшемне яратып башкарам, кайбер уңышларыбыз да бар шикелле.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз