Иске Кәкерле урта мәктәбе укучысы «Чиста караш» конкурсында җиңүче

2015 елның 6 октябре, сишәмбе
28 сентябрьдә Татарстан Республикасының  Иннополис шәһәре технопаркында «Чиста караш» Бөтенроссия социаль экологик реклама  конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү  татанасы булып үтте. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы үткәргән конкурска илебезнең  36  төбәгеннән  меңләгән эш килгән иде. Залда Россиянең  төрле төбәкләреннән җиңүчеләр җыелды. Жюри әгъзалары ин куп тавыш җыйган яшьләрне дә буләкләделәр.  Иске Кәкерле урта мәктәбенең 8 класс укучысы Салихова Зилә  фотография номинациясендә  иң күп тавыш җыеп җиңүче булды , диплом һәм Samsung Galaxy A смартфоны белән буләкләнде.


Фирүзә Салихова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International