«ЭКОлидер» еллык республика конкурсына эшләр кабул ителә

2015 елның 3 октябре, шимбә
2015 елның 1 сентябреннән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” еллык республика конкурсы башлану турында игълан итте. Конкурс әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгать игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлегенә булышу максатыннан үткәрелә. Материаллар 2015 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгаклар декабрьдә ясала. Тулырак белешмәләр Министрлык сайтының “Конференцияләр, конкурслар, грантлар” бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/respublikanskie-konkursi-ekolider-i-chelovek-i.htm).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International