"Россиянең Ел укытучысы" Мәскәүдә билгеләнәчәк

2015 елның 3 октябре, шимбә
Бүген Казанның “Корстон” күңел ачу үзәгендә илнең иң яхшы биш мөгаллиме исеме билгеле булды. Кызганычка, алар арасында Татарстан укытучысы юк. Киләсе елда да бәйгене республикабызда уздырырга каршы булмасак та, хыялларыбыз тормышка ашмады. Әмма “Россиянең ел укытучысы” бәйгесендә оттыручылар юк, бирегә эләккән һәр укытучы өчен ул профессиональ үсеш алып килә.

“Корстон”га бәйгедә катнашкан барлык укытучылар, аларга бәя биргән жюри әгъзалары җыелды. Мөгаллимнәр өчен Татарстандагы сынаулар тәмамланды инде. Аларның һәркайсы көченнән килгәнен эшләде, осталыгын  күрсәтте, шул ук вакытта көндәшләреннән дә күпкә өйрәнде. Шуңа да аларның һәркайсы туган ягына үзгәреп, мулдан тәҗрибә туплап кайтачак.  

Рус әдәбияты һәм сәнгать укытучысы Александр Бухмин Курган өлкәсеннән килгән. 5 еллык стажы булган ир-егет үз төбәгендә быел иң яхшысы дип табылып, илкүләм бәйгегә сайланган. Әмма  илнең иң яхшы15  укытучысы исәбенә керү өчен аңа нибары бер адым гына җитмәгән. Ул 16нчы булган.

- Мин үзем өчен иҗади нәтиҗәләр ясадым. Бәйгедә мин үз юлым белән барганым өчен сөенәм. Бу юл мине кая илтәчәген  төгәл белмим. Әмма югарылыкка күтәрер дип ышанам. Үз-үзем өстендә эшлисе, анализ ясыйсы килә. Мәктәпкә инде мин бөтенләй башка кеше булып кайтачакмын. Бәйге бик күп хис-кичерешләр алып килде. Соңгы өч көндә мин бер туктамыйча шигырьләр язам. Мин үземне җиңелүче дип һич санамыйм, - ди Александр Бухмин.

Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 77 мөгаллим катнашты. Әмма инде беренче тур нәтиҗәләреннән соң бары тик 15е генә сынауларны дәвам итте. Кызганычка, Татарстан укытучысы алар арасына да керә алмады. Бүген исә “Корстон”да иң яхшы бишлеккә керүчеләр игълан ителде. Аларның инде һәркайсын җиңүче дип атасаң да була. Абсолют җиңүче - «Бәллүр пеликан» иясе исә Мәскәүдә билгеле булачак. Гадәттәгечә, өченче турда иң яхшы дип табылган илнең 5 укытучысы  Россия Мәгариф һәм фән министры белән аралаша. Әлеге әңгәмә нәтиҗәләре хәлиткеч булып тора да.

Зур жюри рәисе, Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий Татарстан җитәкчелегенә бәйгене оештыруда күрсәткән теләктәшлеге өчен рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан Мәгариф һәм фән минстрлыгы эшен “бишлегә”, ә БДИ шкаласы буенча 100 баллга бәяләргә була.

- Мин менә күп еллар бәйгедә катнашучыларны күзәтәм. Һәм ел саен укытучыларда ниндидер үзгәреш табам. Әзерлек дәрәҗәсе, мәгълүмати технологияләрне куллана белүе... Бүген алар үз эшенең осталары, - ди Виктор Садовничий.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп узганча, бәйгене республикабызда кабул итү - зур горурлык.

- Казанга бөтен Россиянең иң яхшы укытучылары җыелды. Сез Татарстанда мәгариф системасы өчен барысы да эшләнүен күрдегез. Материаль-техник база камилләштерелә, әмма миңа министр буларак кадрлар әзерләү, аларның квалификациясен үстерү, профессионал үсеше өстенлекле булып тора. Һәм менә мондый бәйгеләр зур роль уйный. Киләсе елда да бәйгене үзебездә үткәрергә ниятләгән идек тә, кызганычка, килеп чыкмады, - диде Энгель Фәттахов.

Мәскәүдә узачак сынауда инглиз теле укытучысы Мария Ахапкина (Мәскәү өлкәсе), физика һәм информатика укытучысы Алла Волкова (Липецк өлкәсе), тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Олег Катренко (Санкт-Петербург) һәм Сергей Кочережко (Самара өлкәсе), математика укытучысы Ольга Рычкова (Киров өлкәсе) катнашачак. Абсолют җиңүче 5 октябрь көнне Мәскәүнең Кремль сараенда игълан ителәчәк.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International