Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле районы буенча Эчке эшләр бүлеге мошенниклардан сак булырга чакыра
2015 елның 2 октябре, җомга
Мошенниклар белән көрәш кискенләшә бара. Әледән- әле аның яңа төрләре ачыклана. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу юнәлештә халыкка аңлату эшләре алып баруга да карамастан, “ятмәгә” өләгүчеләр очраштыргалап тора.
Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда мошенниклыкның “Әни коткар,” “Сез – җиңүче”, “Социаль хезмәткәр”, “Бозым”, “СМС-үтенеч”, “Түләүле код”, “Банк карталарыннан акча урлау” кебек төрләре популярлашып китте. Кыскача әйткәндә, җиңел кәсепне үз итүчеләр теләсә нинди сәбәп белән гражданнарның акчаларына ия булырга омтылалар. Ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны да бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Бозым чыгару, кыйммәтле бүләк откан өчен акча күчерү, сыйфатсыз товар тарату, социаль хезмәткәр, табиб сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге кайбер кыйммәтле әйберләрнең югалуы – боларның барысы да халык ышанычын яулап эшләнә.Әйтик, телефонга кыйммәтле бүләк оту хакында смс хәбәр килә. Күрсәтелгән номерга шалтыратсагыз, оператор сезгә конкурста катнашуыгызны дәвам итү өчен акча күчергә кирәклеген әйтәчәк. Акчаны алганнан соң, оператор кабат шалтырата һәм салым өчен тагын акча сорый, автомобильне каян килеп алырга икәнлеген аңлата. Моңа ышанып акча күчергән кешеләр соңыннан үзләренең капкынга эләгүен аңлый. Чегәннәргә ошаган ике хатын-кыз өйгә керәләр һәм хуҗалардан бер кичкә кундыруларын сорыйлар. Сүз ара сүз чыгып билгесез затлар йортта бозым булуны һәм аның акча, кыйммәтле әйберләр белән керүенә ышандыралар. Тиешле ритуалны башкарганнан соң, акчаларны ике тәүлеккә мендәр астына салып торырга кирәк, бозымның эзе дә калмый. Чегәннәргә тәмам ышанган халык нәкъ менә шулай эшли дә. Ике тәүлектән соң карасалар, мендәр астында бернәрсә дә калмаган була. Абонентның кәрәзле телефонына аның банк картасының блокировкалануы хакында хәбәр килә. Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен күрсәтелгән номерга шалтыратырга кирәк. Шалтыратканнан соң элемтә челтәренең икенче очындагы зат серверда аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуын әйтә һәм теркәү өчен картаның номерын, ПИН-кодын сорый. Пластик картаның реквизитларын алгач, ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләргә тиешле сумманы үз телефоннарына күчерәсе генә кала. Бәлага юлыкмас, мошенниклар “тозагы”на эләкмәс өчен игътибарлы һәм сак булырга, шалтыратулар булган очракта теге яисә бу гамәлләр кылганчы иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерергә кирәк. Хәзер банклар “мобильный банк” хезмәтен бик күп тәкъдим итә. Бу хезмәттән файдаланганда да бик сак эш итәргә кирәк. Телефон сим-картасын алыштырганда банкка хәбәр итү зарур, чөнки билгеле бер вакыттан соң оператор сезнең элеккеге симкагызны башка клиентка бирә. Ә ул аннан сезнең акчагызны да үзләштерергә мөмкин. Пластик картаны блокировкадан алу өчен мошенниклар мобиль телефондагы билгеле бер номерга шылтыратырга һәм карта турындагы барлык мәгълүматны язып җибәрергә кушалар. Барлык мәгълүмат кулга эләккәннән соң, алар ипләп кенә Интернет аша банк картасындагы акчаны үзләштерәләр. Мошенниклар гел үзгәреп, алдауга корылган гамәлләрен камилләштереп торалар. Алар үзләрен социаль хезмәткәрләр, ерак кардәшләр, ашыгыч акча кирәк булган таныш-белешләр дип тә күрсәтергә мөмкиннәр. Мошенникларның экстрасенслар, күрәзәчеләр, дарулар сатучы сәүдә оешмалары вәкилләре булып кылану очраклары да ешайды. Чегәннәрдән зыян күрүчеләр дә бар. Берничә еллар элек безнең район авылларында да кешеләрнең чегәннәрдән алдану очраклары булды. Авырулардан, бәлаләрдән арындырабыз, дип, чегәннәр берничә гаиләдән кыйммәтле әйберләрен, акчаларын алып чыгып киткәннәр иде.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге район халкын игътибарлы булырга чакыра. Мошенниклар тозагына эләгүдән сак булыгыз, телефон аша шикле кешеләр шалтыратса, иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерегез, 02 яки 2-20-45, 2- 23- 44, 2- 27- 44 номерлы телефоннар аша полициягә шалтыратыгыз.
Марат Хуҗиев, эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы, полиция подполковнигы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз