Казанның тарихи өлешендәге Кабан күле буйларын төзекләндерү концепциясенә үткәрелгән халыкара бәйгегә бу атнада нәтиҗә ясала. Финалга ун халыкара команданың проекты узды, алар ике ай дәвамында Казанның төп җәмәгать урынын төзекләндерү концепциясе өстендә эшләде.
Татарстан Президентының парклар һәм скверларны төзекләндерү буенча ярдәмчесе Наталия Фишман сүзләренчә, финалга үткән ун команда составында Россия, Франция, Бөекбритания, Италия, Кытай, Голландия һәм Испания илләренең танылган архитектура бюролары вәкилләре бар, ә бер командада Казан архитекторлары да катнашкан.
– Кабан күле ярларын төзекләндерү концепциясен эшләү өчен ачык бәйге оештыру – республика хакимиятенең җәмәгать урыннарын проектлауның сыйфатын күтәрү һәм җирле халыкны шәһәр мохитен үстерүгә җәлеп итү юнәлешендә беренче һәм мөһим адымы, – ди Наталия Фишман. Ун проект арасыннан җиңүче дип табылган авторларны 1 миллион сум күләмендә премия һәм булачак яр буеның дизайн-проектын эшләүгә килешү көтә. Гомумән, финалга узган бөтен командага да киләсе 2016 елда Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында, Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендәге проектларда үз көчләрен сынарга тәкъдим ителәчәк.