Татарстанга салкын һәм яңгырлар килде

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Республиканың һәр районында да диярлек һава торышы кинәт үзгәрде.
 
Бер төн эчендә Татарстанда һава температурасы, узган җылы атна белән чагыштырганда сизелерлек түбән төште.  Бүген көндез уртача һава температурасы Казанда – 12, республикада 11-17 градус җылы булачак.
 
Татарстанның күпчелек районнарында көн дәвамында болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, бераз яңгыр явачак.
 
1 октябрьгә каршы төндә тагын да ныграк суыта – һава температурасы 2 градус кына җылы булачак. 2 октябрьдә җилнең көчәюе фаразланыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International