ГТО нормаларын үтәү – ирекле эш, ди бүген оештыручылар. Ләкин шул ук вакытта 1 гыйнвардан мәктәп һәм уку йортларында бу ихтыяри-мәҗбүри эшкә әйләнмәгәе. Моны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре кире кагарга тырышса да, ГТОның әһәмиятен алга сөрәләр. Димәк, укытучыларның куелган план нигезендә укучыларны ГТОга әзерләүләрен кире кагарга ярамый. Моны мәгариф тармагындагылар укучыларның физик яктан артка калулары белән бәйләп аңлатырга тырыша. Аларга җитәрлек хәрәкәт эләкми, буш вакытларында кулларында телефон, планшет, шәһәр балаларын хәтта мәктәпкә дә җәяү йөртмиләр. Әнә, Чаллыда бер чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев яшь буын белән “ярышкан”: түрә кеше 50 мәртәбә җирдән этәрелсә (отжимание), яшьләр 40тан да ары китә алмаган.
– Тулаем алганда, Татарстан Россия төбәкләре арасында әле лидер түгел, – ди укучыларның күрсәткеченә тукталып Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима. – Россия күләмендә уздырылган ГТО фестивалендә Татарстан командасы 12 нче урында калды. Бу баскыч безнең өчен түгел. Без лидер булырга күнеккән. Казан юкка гына Россиянең спорт башкаласы исемен йөртми бит. Пилот төбәк буларак ГТОны тормышка ашырырга тотынуыбыз да шуның белән бәйле.