Алдагы тәүлектә Татарстанда яңгырлы һава шартлары көтелә

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе
Республикада иң югары температура 12-17 градус җылы тәшкил итә



  (Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда аномаль җылы һава шартлары чоры тәмамлана. Шушы вакыт өчен гадәттәгедән эссе һава китергән антициклон республика территориясеннән китә, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.

30 сентябрьдә һава торышына атмосфера фронты йогынты ясый башлый - ул яңгыр һәм салкын һава алып киләчәк. Республикада иң югары температура 12-17 градус җылы тәшкил итәчәк.

1-4 октябрьдә, республикада һава актив төньяк атлантик циклон йогынтысында формалашачак. Вакыты белән яңгыр, урыны белән юеш кар яварга мөмкин. Төнлә температура 2-8 градус кына җылы булачак, көндез - 8-14.

Моннан тыш, 2-4 октябрьдә Татарстанда көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә көчле җил, 3-4 октябрьдә - урыны белән 23 м/с.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International