– Машинада йөргәч, әллә ни спиртлы эчемлекләр кулланып булмый. Сирәк кенә дуслар белән ял иткәндә сыра эчәбез. Кибеттә сыра алган саен паспорт сорыйлар. Ә 21 яшьтән соң гына сата башласалар, белмим, нишләрбез. Безнең өчен бик кырыс закон. Әйе, яшьтән алкоголик булганнар бар, ләкин без андыйлар рәтенә кермибез, чөнки, әйтүемчә, алкогольне бик сирәк һәм бик аз күләмдә генә кулланабыз.
Алмаз (20 яшь):
– Минем спиртлы эчемлекләргә исем китми. Тәмен татып караган бар, ләкин миңа ошамады, шуңа күрә эчкәнем дә, алганым да юк. Законга килгәндә, эчкән кеше барыбер җаен табачак. Үзенә 21 яшь тулмаган икән, ул аны өлкәнрәк кешегә алдырачак. Шулай да, закон ни генә дисә дә, кеше эчә белеп эчәргә тиеш.
Алия (18 яшь):
– Без дус кызлар белән бик еш кич белән сыра эчеп утырабыз. Урамда тәртипсезләнеп йөрмибез. Спиртлы эчемлекне өлкәнрәк дус кызыбыз алып бирә алачак, шуңа күрә яңа закон безнең хәлгә әллә ни үзгәреш кертмәс. Минемчә, тыярга телиләр икән, алкогольне бөтенләй кибетләрдән алып, махсус урыннарда гына сатырга кирәк. Шул вакытта гына нәтиҗәсе булыр.
Артур (20 яшь):
– Аллага шөкер, миңа бу закон кагылмаячак, чөнки тиздән 21 яшемне тутырам. Бәйрәмнәрдә сыра да, вино да, аракы да алына инде. Ансыз бәйрәм буламыни? Гадәти көннәрдә эчмим, уку да бар, эшлим дә.