Җылылык бирү сезоны башланды

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе
Башкалада бүген рәсми рәвештә җылылык бирү сезоны башланды.
 
Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин имзалаган документта әйтелә. Аннан аңлашылганча, Казанда беренче чиратта сәламәтлек саклау, мәктәпкәчә белем бирү һәм мәгариф учреждениеләре җылылык белән тәэмин ителергә тиеш.

Нормативлар буенча җылылык белән тәэмин итү уртача тәүлек температурасы биш көн дәвамында 8 градус җылыдан артмаган очракта гамәлгә ашырыла. Ләкин Казанда җылылык белән тәэмин итү алдарак, гаризалар буенча башкарыла. Мәктәп, балалар бакчалары һәм хастаханә җитәкчеләре гаризаларны әзерләп җылылык белән тәэмин итү оешмаларына алып килеп биргәннән соң, бюджет оешмаларына җылылык бирелә башлый. Торак йортлар өчен гаризаларны идарә компанияләре бирә. Гаризалар бик оператив рәвештә берничә сәгать эчендә карала, ди шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.

Үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү режимын көйләү эшләре тәмамланганнан соң шәһәр тулысынча җылылык белән тәэмин ителәчәк. Бу эш ике атна дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, узган ел ягулык сезоны 16 сентябрьдә башланган иде.

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International