Татарстан яшәүчеләре “Халык контроле”ндә урамнарда һәм ишегалларында яктырту булмауга зарлана

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе
1 сентябрьдән “Халык контроле”ндә урамнарда һәм ишегалларында яктырту булмау буенча 120 гариза бастырылган. Аларның 26сы уңай хәл ителгән.

Мисал өчен, Казан яшәүчеләре Химиклар исемендәге паркта яктырту булмауга зарлана. Казан шәһәренең башкаручы комитеты “Казгорсвет” оешмасына әлеге участокта яктырту элемтәләре буенча ревизия үткәрергә боерган. Әлеге эш 1нче октябрьгә кадәр башкарылырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы кулланучылары 50 категория буенча зарлану/теләкләрен белдерә ала.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International