26-27 сентябрь көннәрендә Казанда «Арт Ковчег 2015» II Россиякүләм музыкаль фестиваль узачак. Бу фестиваль күзләре күрмәү нәтиҗәсендә инвалидлык алган балалар арасында оештырыла.
Проект авторлары хәбәр иткәнчә, төп максат - җәмәгать һәм дәүләт игътибарын сукыр балалар проблемаларына күбрәк юнәлдерү, аларның тормыш юлларында очраган киртәләрне җиңәргә ярдәм итү. Әлеге үзенчәлекле фестивальне оештыручы, аңа җан өрүче - Казанның танылган музыканты Дмитрий Бикчәнтәев.
Мәгълүм булганча, беренче фестиваль узган ел оештырылган иде. Ул «Өйрәнәбез!» дигән шигар астында узды. Быелгысы исә «Нәтиҗәгә ирешкән осталар!» («Мастера, достигшие результата») дип атала. Музыкаль чарада танылган музыкантлар һәм башкаручылар катнаша. Аларның барысын да нык ихтыяр көче берләштерә. Дөнья яктылыгыннан мәхрүм булсалар да, тормышта үз юлларын тапканнар, музыка сәнгатендә зур уңышларга ирешкәннәр. Бүгенге көндә башкаларга чын мәгънәсендә үрнәк булып торалар.
«Арт Ковчег»ның кунаклары: Навсет Чиниб, Раф Миниев, Иван Колобов, Вячеслав Трубин, «НеЗаМи» ансамбле, Дмитрий Бикчәнтәевнең шәкертләре. Фестиваль барышында сукыр сәләтле балалар иҗаты буенча түгәрәк өстәл дә оештырылды.
– Безнең фестиваль балалар арасында ярыш оештырмый. Максатыбыз - бу сабыйларны рухландыру, кәефләрен күтәрү. Физик мөмкинлекләре чикле булса да алар матурлыкка, тормыш ямен тоярга омтыла. Музыка белән дә җитди шөгыльләнәләр. Фестиваль вакытында алар бер-берләре белән таныша, дуслаша, проекттан соң да элемтәдә яшиләр. Үзләрендәге тәҗрибәләре белән дә уртаклашалар, танылган музыкантлардан киңәш, фатыйха алалар. Без мондый талантларыбызны да күз уңыннан ычкындырмаска тиеш, – ди Дмитрий Бикчәнтәев.