Бүген 28 градуска кадәр җылыта

2015 елның 26 сентябре, шимбә
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 26 сентябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми.
 
Татарстанда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы – 23-28 градус җылы булачак. Иң җылысы – республиканың көнбатышында һәм көньяк районнарында – 24-28 граду җылы. Ә көньяк-көнчыгышта бераз гына салкынчарак – 23-25 градус чамасы.

Казанда да явым-төшем көтелми. Һава температурасы 24-26 градуска кадәр күтәрелә.

27 сентябрьгә каршы төндә явым-төшемсез һава торышы саклана. Төнлә –9-14, ә 27 сентябрь көндез 22-27 градус җылы булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International