Татарстанда 25,5 мең гектардан шикәр чөгендере җыеп алынган

2015 елның 25 сентябре, җомга
Татарстанда 25,5 мең гектардан шикәр чөгендере җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 44 процентын тәшкил итә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Бүгенгә гектарыннан 343 центнер уңыш чыкканда 874,9 мең тонна татлы тамыразык алынган.
Яңа уңыш чималыннан 48 мең тонна шикәр җитештерелгән.
Татарстанны бу продукт белән тулысынча тәэмин итү өчен 150-160 мең тонна шикәр кирәк.

http://tat.tatar-inform.ru/news/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International