Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне

2015 елның 25 сентябре, җомга
25 сентябрьдә Россия Федерациясендә чираттагы мәртәбә “Россия Юристлар ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Татарстанда бу көнне бушлай юридик ярдәм Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә, “Бердәм Россия” партиясе рәисенең Төбәкара иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Җәмәгать палатасы һәм “Бердәм Россия” партиясенең район (шәһәр) бүлекләре иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә, шулай ук Казан, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә, барлыгы 56 пунктта эш көне дәвамында күрсәтеләчәк. Кабул итү бүлмәләре һәм юридик ярдәм күрсәтү үзәкләренең ишекләре Казанда – 9.00-17.00, районнарда һәм башка шәһәрләрдә – 8.00-16.00 сәгатьләрдә ачык булачак.

Консультантлар ролендә, элеккечә үк, Татарстан Юстиция министрлыгы, Прокуратура, Конституция суды аппараты, Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте, Адвокатлар палатасы, Нотариаль палата җитәкчеләре һәм белгечләре, Россия Юристлар ассоциациясе әгъзалары чыгыш ясаячак.

Барлык катнашучылар белән килештерелгән кизү графигы, шулай ук бушлай консультация бирү үзәкләре һәм кабул итү пунктларының адреслары, аларның телефон номерлары Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге сайтында (alrf16.ru) һәм Татарстан Юстиция министрлыгы сайтының “Россия Юристлар ассоциациясе» бүлегендә http://minjust.tatarstan.ru/rus/assocjurist.htm адресы буенча урнаштырылачак.

Белешмәләр өчен телефон: (843)223-07-83.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International