Табибка үзең ярдәм итсәң генә...

2015 елның 25 сентябре, җомга
Илебездә үлем-китем дәрәҗәсе кимүгә таба бара. Әмма әлегә без барыбер Европаның үсеш алган илләрендәге кебек күрсәткечләр белән мактана алмыйбыз. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын киметүгә ирешсәк, вәзгыятьне яхшырта алыр идек, ди табиблар.

Мәгълүм булганча, йөрәк-кан тамырлары авырулары - үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе. Шуңа да быел бөтен көчләр бу төр чирләр белән көрәшкә юнәлтелде. Республикабызда cәламәтлек саклау министры Гадел Вафин үзе дә үрнәк күрсәтә. Төрле хезмәт коллективларында лекцияләр укып, ул сәламәт яшәү рәвешен үз мисалында пропагандалый.

- Йөрәк-кан тамырлары авырулары, чыннан да, бик зур проблема, - ди Казандагы 7нче шәһәр хастаханәсенең 1нче кардиология бүлеге башлыгы Зөлфия Ким. - Соңгы елларда мондый чирләр белән мөрәҗәгать итүчеләр яшәрә башлады.

Йөрәк тирәсендә ниндидер авыртулар сизеп, кардиологка күренергә 40 яшькә кадәрге кешеләр ешрак килә башлаган. Әмма сөенечкә, бүген инде чир кискенләшкәч кенә табибларга мөрәҗәгать итүчеләр кими төшкән. Кешеләр, ниһаять, үз сәламәтлегенә игътибарлырак булырга өйрәнгән, күрәсең.

- Йөрәк-кан тамырлары авыруларына быел гына игътибар юнәлтелде дип әйтү дөрес түгел. Элек тә без кисәтү чаралары уздыра идек, дәвалау мөмкинлекләре дә камилләшә барды. 2015 елның Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителүе исә бу проблеманы хәл итү юлында яңа мөмкинлекләр ачты. Авырулар өчен түгел, ә гади халык өчен күпсанлы акцияләр узды. Ягъни кешеләргә, алар авыруга әверелгәнче ярдәм күрсәтүгә күбрәк көч куя башладык - ди Зөлфия Ким.

Соңгы елларда республикабызда югары технологияле ярдәм күрсәтү өчен зур мөмкинлекләр тудырылды. Татарстан буенча күпсанлы кан әйләнеше үзәкләре ачылды. Әмма Зөлфия Ким билгеләп узганча, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау бер табиб җилкәсендә генә булырга тиеш түгел.

- Табиб үз көченнән килгәнне эшли. Югары технологияле ярдәм бүгенге көндә аңа мохтаҗлык кичергән һәр кешегә күрсәтелә. Әмма хастаханә бусагасын атлап чыкканнан соң, пациентның сәламәтлеге аның үз кулына тапшырыла. Авыру кеше чирне җиңү өчен үзе көч куярга тиеш. Әгәр дә пациент табиб киңәшләрен үтәми, тормыш рәвешен үзгәртми икән, иң заманча препаратларның да әллә ни файдасы булмаячак, - ди ул.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен киңәшләр  бик гади. Атнасына өч тапкыр физик күнегүләр ясарга кирәк. Аннары диета саклау – тозлы ризык ашамау, рационга күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, диңгез продуктларын кертү таләп ителә. Тән авырлыгын да һәрдаим контрольдә тоту зарур. Белүебезчә, таза кешеләрдә мондый чирләр ешрак күзәтелә.

Стресслар да тискәре йогынты ясый. Зөлфия Ким билгеләп узганча, нәкъ менә кризис хөкем сөргән вакытта йөрәк-кан тамырлары авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр кискен арта. Шулай ук начар гадәтләрдән арынырга, тәмәкене ташларга кирәк. Һәм, әлбәттә инде, авыру кешегә табиб тарафыннан билгеләнгән препаратларны даими куллану зарур. Кайчак бу даруларны кеше гомер буе эчәргә тиеш. Шул ук вакытта, авыру тормыш рәвешен үзгәрткән очракта, препаратларга бәйлелектән котылучылар да бар икән.

Бүгенге көндә өлкәннәрнең 43 процентында гипертония күзәтелә. Чирне вакытында ачыклау - иң мөһиме, ди белгечләр. Профилактик күзәтүләр бер кешегә дә зыянлы түгел. Нәниләр дә, яшүсмерләр дә даими табибка күренергә тиеш. Нинди генә яшьтә булсаң да, кан басымыңны, холестерин, шикәр күләмен белү мөһим. Шул очракта гына чирне башлангыч стадиядә ачыклап, вакытында чара күреп була.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International