Илдар Халиков Премьер-министр итеп сайланды

2015 елның 25 сентябре, җомга
ТР Дәүләт Советының бүгенге утырышында Татарстан Премьер-министрының кандидатурасы расланды.
 
Шулай итеп, Илдар Халиков республиканың Премьер-министры итеп сайланды. Аның өчен 83 депутат тавыш биргән, өчесе тыелып калган, каршылар булмаган.

Аның кандидатурасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән иде.

Илдар Халиков Татарстан Хөкүмәте башлыгы вазифасын соңгы биш елда – 2010 елның 22 апреленнән башкарды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International