Татарстанда чамадан тыш эсселек

2015 елның 25 сентябре, җомга
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр итүләренчә, 23 сентябрьдә Татарстан территориясендә 23-29 градус җылы булган. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда аномаль эссе һава шартлары урнашты, дип әйтерлек җирлек туган. Төгәлрәк әйткәндә, республикада һава температурасы климатик нормадан 9 градуска югары күтәрелгән.
 
Эсселәр чигенергә җыенмый әле. Синоптиклар фаразына ышансаң, Татарстанда мондый һава торышы 29 сентябрьгә кадәр саклана. Моннан тыш, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшүе, күз күременең 500 метрга кадәр кимүе көтелә.

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International