Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Татарстанда авыл хуҗалыгы объектлары арткан
2015 елның 25 сентябре, җомга
Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алуга әзерлек уңаеннан Татарстанда авыл хуҗалыгы объектлары исемлегенә төгәллекләр кертелде. Сентябрьнең беренче яртысында статистика хезмәте шәһәр һәм бистәләрдәге авыл хуҗалыгына җәлеп ителгән җирләрне һәм аларда асралган терлек санын ачыклады.
Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу киләсе 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр узарга тиеш. Илнең үзәктән ераграк торак пунктларында ул 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр үтәчәк. Әлеге сан алу нәтиҗәсендә җыелган мәгълүматлар дәүләтнең аграр сәясәтен камилләштерергә, авыл хуҗалыгын үстерү өчен төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге эшчәнлекне билгеләргә ярдәм итәчәк.
Татарстанда авыл хуҗалыгында сан алуга әзерлек Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан буенче территориаль органы тарафыннан республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ветеринария хезмәте, бакчачылар берлеге, фермерлар ассоциациясе, гомумән, авыл хуҗалыгына бәйле бөтен идарәләр белән берлектә алып барыла.
Сентябрьнең беренче яртысында халыкның җир участоклары мәйданы, аларның кулланылышы, асраган терлек башы турындагы мәгълүматлар бөтен ил буенча тикшерелде. Татарстанстат матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, республикада бу эшкә 381 хезмәткәр җәлеп ителгән булган. Алар шәһәр һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә 166 387 объектны, шулай ук гражданнарның коммерцияле булмаган авыл хуҗалыгы объектларына кергән 1398 объектны һәм ул объектлардагы 377 718 участокны тикшергән.
Татарстанстатның Авыл хуҗалыгы һәм табигый әйләнә-тирәлек статистикасы бүлеге җитәкчесе Әлфинур Мостафина сүзләренчә, бу тикшерү барышында районнарда соңгы елларда шактый яңа авыл хуҗалыгы объектлары барлыкка килүе ачыкланган. Бигрәк тә Алексеевск, Болгар, Лаеш, Кукмара, Саба, Балтач һәм Зәйдә яңа төзелешләр күп, ә Баулы, Балык Бистәсендә күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге бүлеп бирелгәнгә исемлек тулыландыруны таләп итәчәк.
Кайбер шәһәрләрдә беренчел исемлек бакчачылык берләшмәләре юк ителгәннән соң алар урынында калкып чыккан шәхси тораклар исәбенә озынайган. Бакчаларга килгәндә, аларда да участоклар саны арткан. Мондый хәл аеруча Баулы (фаразланганнан 8 объектка күбрәк), Бөгелмә (161), Югары Ослан (19), Биектау (110), Лениногорск (10) районнарында, Казан (299) һәм Чаллы (67) шәһәрләрендә күзәтелгән.
Яңа мәгълүматлар 1 октябрьгә кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу автоматлаштырылган системасының республика мәгълүмат базасына кертелергә тиеш булачак. Әйтергә кирәк, халыктан җыелган әлеге шәхси мәгълүматлар закон белән саклана.
1 октябрьгә кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу чарасының рәсми талисманына исем сайлау да тәмамланачак. Быел җәй интернетта үткәрелгән бәйгегә теләгән һәркем авыл хуҗалыгында сан алу талисманы булырдай рәсем ясап җибәрергә мөмкин иде. Җиңүчегә 50 мең сум күләмендә премия вәгъдә ителде. Интернет аша тавыш бирүләрдән соң 347 катнашучы арасыннан беренче урынны көләч йөзле ашлык көлтәсе рәсемен ясаган Самар өлкәсе Сызрань шәһәреннән Наталья Иванова алды. Бу “көлтә” авыл хуҗалыгында сан алу чараларын бизәп торачак.
Лилия ГАДЕЛШИНА
http://intertat.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз