Ипи булса табында – булдырабыз барын да!

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе
Сентябрьдәге җылы, кояшлы көннәр, узган елдан соңрак булса да, урып-җыю эшләрен шактый уңышлы төгәлләргә ирек бирде. Быел Татарстан кырларыннан 3,4 миллион тонна бөртекле ашлык җыеп алынды, уңдырышлылык – гектарына 21,7 центнер тәшкил итте.
 
Икмәк туклык, сәламәтлекнең нигезе, муллык билгесе булганга күрә, игенчелек нәтиҗәләре ел саен игътибар үзәгендә. Быелгы җәйдә әле корылык, әле коеп яуган яңгырлар белән сыналуга карамастан, чәчелгән басу-кырлар Татарстанны икмәксез калдырмады.

Республиканың рекордлы уңыш җыеп алган вакытлары да бар иде, әлбәттә. 2008 елда 6 миллион тонна ашлык (уңыш гектарыннан 35 центнерга җитте) суктырылган чакны яхшы хәтерлибез. 2011 елда 5 миллион тонна уңыш җыеп алынды. Күп нәрсә чагыштыруда беленә диләр: 2010 елдагы коточкыч корылыкны кичергәннән соң, хәзер табигатьнең бөтен көйсезлекләрен татыган хәлдә дә 3 миллион чиген узу аз кебек тоелмый. Узган ел да Татарстанда 1553,9 мең гектар мәйданнан 3,5 миллион тонна ашлык суктырылган иде, уңыш гектарыннан 22,7 центнер тәшкил итте. Быел авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре 105 мең тоннага азрак иген җыеп алды, уртача уңыш 1 центерга кимрәк булды.

Күршеләрдән - беренче

Идел буе федераль округында беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен тәмамлаган Татарстанның күрсәткечләре дә күрше төбәкләрдән югарырак. Әйтик, атна башына Башкортстанда – 2,6 миллион, Оренбурда – 1,5 миллион, Пензада – 1,4 миллион, Самарда – 1,2 миллион һәм Сарытау якларында 2 миллион тонна тирәсе уңыш җыелган. Идел буендагы төбәкләрдә, Пензадан кала, уңдырышлылыкның сизелерлек кимүе сәбәпле, узган ел белән чагыштырганда, югалту берничә миллион тонна белән исәпләнә.

Көйсез һава шартларыннан икмәк үстерүче көньяк төбәкләр – Краснодар крае, Волгоград һәм Ростов өлкәләре дә быел нык зыян күргән. Волгоградның югалтулары 1 миллион тоннадан арта. Волгоград кына түгел, Сарытау, Самар, Оренбур, Иркутск, Тыва, Бурятия, Калмыкия территорияләрендә корылык елдан-ел уңышның шактый өлешен юкка чыгарып, миллиардлаган сумлык зыян китерә.

Узган ел Россиядә рекордлы уңыш – 105,3 миллион тонна бөртекле ашлык суктырылган иде. Быел 100 миллион тоннага өмет итәләр һәм, бәлки ул 2-3 миллион тоннага күбрәк тә булыр, диләр. Атна башына Россиядә 87,2 миллион тонна ашлык җыеп алынган, уңыш гектарыннан уртача 24,6 центнер тәшкил иткән (2014 елда – 26,2 центнер).

Рапс та өлгереп җитте

Татарстанда ашлыкның тулай җыемы буенча Арча (150 мең тоннадан күбрәк), Актаныш (141 мең), Азнакай (135 мең), Тукай (133 мең) һәм Буа районнары (120 мең) әйдәп бара.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәт йортында оештырылган чираттагы киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, инвесторлар эшкәрткән мәйданнарда урып-җыю күрсәткечләре түбәндәгечә: “Ак Барс Холдинг” 402 мең тонна урып алган, әмма бу алар өчен мактанырлык күрсәткеч түгел, чөнки әлеге уңыш 500 мең гектардан җыелган. “Агрокөч төркем” - 263 мең,  “Кызыл Шәрык Агро” 137 мең тонна (әлеге компаниягә бу саннарны гафу итәргә мөмкин, ник дигәндә, алар рапс, көнбагыш һәм кукуруз үстерү белән дә җитди шөгыльләнә) ашлык суктырган. Шулай ук быел “Сөт иле” ҖЧҖ – 134 мең, “Агроинвест” ҖЧҖ – 72 мең, “Союз-Агро” ҖЧҖ – 51 мең, “Татагролизинг” ААҖ һәм “Арча” ҖЧҖ 50шәр мең тонна ашлык җыеп алган.

Рапс исә быел августта түгел, сентябрьдә генә өлгереп җитте. Ул быел узган елдагыдан күбрәк мәйданда чәчелгән иде, әлегә рапсның 17 проценты суктырылган. Уңыш үткән елдагыдан күбрәк күренә, гектарыннан 12,7 мең центнер чыга (2014 елда – 11,8 центнер). Бүген хуҗалыклар синоптикларның фаразларын игътибар белән күзәтә – яңгырлар башланганчы рапсны югалтуларсыз җыеп алып, амбарларга урнаштырырга кирәк. “Рапска ихтыяҗ зур, бәясе дә югары – бер тоннасы 20 мең сумнан арта. Бәяләр “уйнамаса”, Татарстанда үстерелгән рапсны үзебездә – Казанның май-экстракция заводында эшкәртәчәкбез”, – ди министр.

Язга җирне көздән сөрәләр

Татарстанда быел кукуруз уңышы 150 мең тонна тәшкил итәр дип көтелә. Аның 100 мең тоннадан күбрәген 11 район җыеп алган да инде. Бөртекле ашлыктан тыш, республика 2 миллион тонна шикәр чөгендере һәм 1,5 миллион тонна бәрәңге уңышына дәгъва итә.

Сарман, Зәй, Буа һәм Нурлат кебек Татарстанның шикәр чөгендере үстерүче унбишләп районында бүгенге көндә татлы тамыр 57700 гектар мәйданның яртысыннан диярлек казып алынган инде. Уңыш гектарыннан 342 центнерга җитә, узган ел ул 329 центнер иде. Татарстан шикәр заводлары продукциясе, гадәттәгечә, республикага гына түгел, читкә сатарга да җитәчәк. Мәсәлән, Себер яклары Татарстан шикәре белән чәй эчәргә ниятли.

Быел бәрәңге дә өч мең гектарга күбрәк утыртылган: 9327 гектарның 66 проценты казылган. “Икенче икмәк” уңышы гектарыннан 239 центнер тәшкил итә (2014 елда – 185 центнер). Мәсәлән, соңгы елларда бәрәңге үстерү үзәгенә әверелгән Арчада ул 2 меңләп гектарда утыртылган булган, анда да басуларның яртысы казылган инде, уңыш та мактанырлык – гектарыннан 335 центнерга җитә. Бәрәңге үстерүче ике дистә район арасында Кукмара, Балтач, Лаеш районнарында уңыш 200 центнердан арта.

Хәзер хуҗалыклар бөтен игътибарны туфракны эшкәртүгә бирергә тиеш. “Язын сөреп утырту – уңышка зыян китерүен агымдагы ел да дәлилләде. Техниканың күбесе көзге культуралар чәчүдә булды, 600 мең гектардан артык мәйданда орлык җир куенына салынды. Ләкин көзге культуралар чәчү өчен уңайлы чор үтте. Шуңа күрә бөтен көчне туңга сөрүгә юнәлтергә кирәк”, – ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Сентябрь уртасына планлаштырган җирләрнең 74 проценты эшкәртелгән. Сарман, Әтнә, Зәй, Нурлат районнары бу эшне төгәлләү алдында тора. Югары Ослан, Чирмешән, Кама Тамагында әле тырышасы бар. “Бөтен сәбәп – оешмаганлыкта”, – ди Марат Әхмәтов.

Лилия ГАДЕЛШИНА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International