Табигать саклау законнарын бозуга каршылыкның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 1 августыннан закон бозу фактлары турында конкрет бозуны яки транспорт чарасын теркәп белешмә бирүче гражданнарны матди кызыксындыра башлый. Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау яки законсыз рәвештә карьер казу (гомуми таралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару) фактларын теркәүдә ярдәм иткән граждан 1000 (бер мең) сум алачак. Бу системаны кертү төп көчләрне теге я бу хокук бозуны кылган затларны ачыклауга һәм җәзага тартуга юнәлтергә мөмкинлек бирә.
Түләү Татарстан Республикасының бюджет чаралары исәбенә, “2014-2020 елларда ТРда әйләнә-тирәлекне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану” дәүләт программасы кысаларында, Министрлыкка билгеләнгән чаралар чикләрендә башкарылачак.