“Яшә, Урман!” Бөтенроссия акциясе старт алды

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
Быелгы язда “Җиңү паркы” проекты кысаларында Татарстан Республикасында төрле ассортименттагы 53 мең данә үсенте утыртылды.  2010-2015 елларда Урман утырту көннәрендә 875000 татарстанлы катнашты, 2.5 мең гектар мәйданда 11,3 миллион данә агач утыртылды.  

Яхшы традиция әлеге көздә дә дәвам итәчәк. Бу чорда Россиянең барча төбәкләрендә теләге булган һәркем урманнарны чүптән чистарту һәм урманга һәм шәһәрләрнең паркларына яшь агачлар утыртуда, һәйкәлләрнең һәм мемориалларның, мәктәп яны территорияләрен төзекләндерүдә, аллеялар булдыруда, орлыклар һәм имән чикләвекләре җыюда үзеннән өлеш кертә ала.

Чистартуда, төзекләндерүдә һәм туган як урманнарын һәм паркларларын торгызуда катнашкан һәм шәхси өлешен керткән һәр гражданга без шат булачакбыз, чөнки мондый инициатива кешелекнең төп байлыгын – планетабызның уникаль экосистемасын саклауга өмет өсти.

            Акция октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

http://minleshoz.tatarstan.ru/tat/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International