Казанда республиканың мәгариф учреждениеләре авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
10 октябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында Татарстан мәгариф учреждениеләренең традицион авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узачак. Әлеге чарада мәктәп, көллият, техникум, өстәмә белем бирү үзәкләре коллективлары катнашачак. Ярминкәдә алар үзләре үстергән-җитештергән бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, ит, шулай ук халык һөнәрчелеге товарларын алып киләчәк. Моннан тыш, ярминкәдә катнашучы укучылар сатып алучыларның күңелен үзешчән сәнгать номерлары белән күтәрәчәк. 
Мәктәп, көллият һәм техникум укучылары катнашындагы мондый республикакүләм көзге ярминкә Татарстанда 2008 елдан башлап үткәрелә һәм республика халкы арасында шактый популярлык казана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International