Гаилә мәчете гает көнне балалар бәйрәме оештыра

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
Ислам дөньясындагы ике зур бәйрәмнең берсе - Корбан гаете якынлаша. Казандагы Гаилә мәчете мәхәлләсе аны быел да зурлап уздырырга җыена. Барлык мәчетләрдәге кебек үк бәйрәм намазы Гаилә мәчетендә дә кояш чыгып ярты сәгать узгач - иртәнге 6.00 сәгатьтә укыла.

Мәчетебезнең барлык заллары йөзләрчә дин кардәшебезне каршыларга әзер, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге. Өйлә намазыннан соң мәчеттә балалар өчен бәйрәм чаралары башлана. Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның котлау, нәсыйхәт сүзләреннән соң сабыйлар өчен төрле уеннар, бәйгеләр оештырыла, сый-нигъмәт, тәм-томнар әзерләнә. Бәйрәм кунакларына шулай ук концерт программасы да тәкъдим ителәчәк.

Кадерле дин кардәшләребез, Гаилә мәчете коллективы сезне бала-чагаларыгыз, туган-тумачаларыгыз, күрше-күләннәрегез белән бергә Казан шәһәренең Җәүдәт Фәйзи урамында (2нче йорт; Магистральная, Глушко тукталышлары) урнашкан мәчетебезгә Корбан бәйрәменә көтеп кала.

Корбан чалдыру мәсьәләсе буенча да Гаилә мәчетенә (тел: 223-06-62) мөрәҗәгать итә аласыз. Чалган корбаннарыгыз кабуллардан булсын, Корбан гаете мөбарәк булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International