Татарстанда 3,4 миллион тонна ашлык җыелган

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның тулай җыемы 3,4 млн. тонна тәшкил иткән.

Бу хакта ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. Марат Әхмәтов сүзләренчә, уңайлы һава шартлары бөртеклеләрне җыеп бетерергә мөмкинлек биргән. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 3,4 млн. тонна тәшкил иткән, гектар уңышы – 21,7центнер. Иген уңышы буенча иң зур күрсәткечләр исемлегенә Арча (150 меңнән артык тонна), Актаныш (141 мең тонна), Тукай (133 мең тонна) Буа (120 мең тонна) районнары кергән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International