Татарстанда Россия авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләре киңәшмәсе уза

2015 елның 18 сентябре, җомга
20-23 сентябрьдә Татарстанда Россия авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләре киңәшмәсе уза. Ассоциация 110 әйдәп баручы машина төзелеше предприятиеләрен берләштерә, алар өлешенә Россиядә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы техникасының 80 проценты туры килә.
Бу исемлеккә «Агромастер» ҖЧҖ, «Казансельмаш» ҖЧҖ, «Кузембетьевский РМЗ» ААҖ, «Татагрохимсервис» ААҖ керә.
Киңәшмәдә катнашучылар "КАМАЗ" ҖАҖ, «Финагротрейд» ҖЧҖ, "Кама" агрофирмасы ҖЧҖ һәм Алабуга" махсус икътисадый зонасында булачак.
«Росагромаш» ассоциациясенең гомумҗыелышы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узачак, анда авыл хуҗалыгы машина төзелешен үстерү, тармакка дәүләт ярдәмен арттыру, ТР агросәнәгать комплексының түләү сәләтен күтәрү, аларның инновацион активлыгын стимуллаштыру һ.б. актуаль мәсьәләләр каралачак.
Татарстан заманча технологияләр актив үсеш ала һәм кертелә, инвестицион проектлар гамәлгә куела торган Россия төбәкләре лидерлары рәтенә керә. Агросәнәгать предприятиеләренең югары потенциалы авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң кыю планнарны чынга ашыру мөмкинлеге бирәчәк.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International