Электрон хезмәтләр акча һәм вакытны саклый

2015 елның 18 сентябре, җомга
Электрон хезмәтләр тормышыбызны күпкә җиңеләйтә. Шул сәбәпле, татарстанлыларның күбесе көндәлек түләүләрне интернет аша башкара хәзер. Шул исәптән, ЮХИДИ идарәсенә кагылышлыларны да.

Бүгенге көндә ЮХИДИ идарәсе тарафыннан берничә электрон хезмәт күрсәтелә. Алар арасында автомототранспорт белән идарә итү хокукына ия булу өчен имтиханга язылу, машина йөртү таныклыгын, вакытлы рөхсәт кәгазләре алу, автомобиль штрафлары, автомототранспортны теркәү буенча хезмәтләр бар. Узып баручы елның 8 аенда гына да квалификация имтиханнарын тапшыру, машина йөртү таныклыгын алыштыру буенча 94 меңнән артык дәүләт электрон хезмәте башкарылган, транспортны теркәү буенча исә 230 мең тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. 2010 елдан башлап төрле хезмәтләрне башкару өчен электрон чиратка язылу мөмкинлеге дә булдырылган.

- Кызганыч, электрон форматтагы хезмәтләр белән файдалану алай ук күп дип әйтеп булмый. Без, әлбәттә, күпчелек халыкның электрон хезмәтләр белән куллануын телибез. Бу кешеләрнең дә, ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә вакытын экономияләр иде, – дип сөйләде журналистларга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов.

Татарстан республикасында яшәүчеләр электрон хезмәтләрне порталы аша башкара. Ләкин быелның 1 октябреннән дәүләт хезмәтләренең федераль порталына, ягъни Идентификация һәм аудентификациянең бердәм системасына (ЕСИА) күчү мәҗбүри. Әлбәттә, бу барлык электрон хезмәтләр өчен дә түгел. Үзгәрешләр автомототранспортны теркәү һәм машина йөртү таныклыгын алыштыру кебек хезмәтләргә генә кагылачак. Әлеге күчеш кешене идентификацияләү өчен кирәк. Шунысы бар, яңа системага күчкән очракта башка кеше өчен түләп булмаячак.

Дәүләт хезмәтләренең төбәк порталы аша административ штрафлар буенча 8 миллионнан артык мөрәҗәгать, 760 мең түләү кабул ителгән. Тик монда да проблема юк түгел икән. Кайбер очракта түләүләр адресатына барып җитми. Бу кешеләрнең үз акчаларын ЮХИДИ сайтында билгеләнгән банклар аша күчермәве белән аңлатыла.

“Халык испекторы” хезмәтенә килсәк, аны куллану җәй айларында кимегән. Хәер, көз башлангач, бу хезмәттән кулланучылар артыр, дип саный белгечләр. Әйтергә кирәк, быелның 8 аенда кабул ителгән 19 мең мөрәҗәгатьнең 1700е генә кире кагылган.

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы каршында эшли торган лицензия-рөхсәт үзәге башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Воротилин әйтүенчә, салкын коралны саклау, шәхси саклау оешмаларына рөхсәт бирү бүген дә актуаль. Бу юнәлеш буенча быел барлыгы 30 мең гариза кабул ителгән, шуларның 10 меңе – электрон форматта. Тик шулай да, корал иҗтимагый куркыныч тудыра торган әйбер буларак, рөхсәт алу эшен үзәккә килмичә генә башкарып булмаячак.

Шулай ук хөкемгә тартылу-тартылмау турында, ирекле рәвештәге дактилоскопик теркәү, архив белешмәсе, сәяси репрессия корбаннарының реабилитациясе турында белешмәләргә дә электрон хезмәтләр порталы аша заказ биреп була. Бу очракта әлеге документларны әзерләп бирү вакыты да кими. Мәсәлән, министрлыкның мәгълүмати үзәгенә килеп заказ бирсәң, аларны 30 көндә эшлиячәкләр, электрон рәвештә мөрәҗәгать иткәндә исә бары 10 көн генә таләп ителә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International