Һава температурасы +5 градуска кадәр төшә

2015 елның 18 сентябре, җомга
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, 19 сентябрьга каршы төндә республиканың кайбер төбәкләрендә һава температурасы 5-10 градус кына тәшкил итәчәк.
 
Бүген, 18 сентябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Көндезге һава температурасы 19-22 градус тәшкил итә.

Казанда да явым-төшем булу ихтимал. Һава температурасы 19-21 градус чамасы булачак.
 
19 сентябрьгә каршы төндә шулай ук яңгыр көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International