Татарстанда мәҗбүри фәннәрдән БДИны яңадан тапшырып карауга гаризалар кабул итү төгәлләнде

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда имтиханнарның төп дулкынында минималь бусаганы узмаган чыгарылышлар арасында рус теле һәм математикадан БДИны яңадан тапшырып карауга гаризалар кабул итү төгәлләнде. 
Быел көзен БДИны яңадан тапшыру хокукы нигезле сәбәп аркасында йомгаклау дәүләт имтиханына килә алмаган яки бердән артык мәҗбүри фәннән канәгатьләнерлек нәтиҗәләргә ирешмәгән яки өстәмә вакытта уздырылган сынауларда тагын бер мәртәбә канәгатьләнерлек нәтиҗә алмаган чыгарылышларга, нәтиҗәләрне яхшырту максатыннан, урта белем бирү йортын алдагы елларда тәмамлаган чыгарылышларга бирелә.

БДИ бердәм расписание нигезендә уздырыла. 26 сентябрьдә математикадан база һәм профиль дәрәҗәдәге имтиханнарны тапшырып булачак. 29 сентябрьдә – рус теленнән, 9 октябрьдә – математикадан (база һәм профиль дәрәҗәләр).
"Татар-информ" МА материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International