Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Фәрит Мөхәммәтшин: 13 сентябрьдә Татарстан Президентына ышаныч белдерү референдумы булды
2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
“Татарстанда быел сайлауларда катнашучылар саны 84,2 проценты тәшкил итеп, бу күрсәткеч узган елгы сайлаулардан да югарырак булды. Халык үзенең активлыгы белән киләчәк көнгә битарафсызлыгын күрсәтеп, Татарстан җитәкчелегенә ышаныч белдерде”, – диде ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайлауларның нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында.
Россиядә йокысыз төн артта калды: 13 сентябрьдә, Бердәм сайлау көнендә, Татарстанда да җитди сайлаулар узды – халык республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлады. 7716 депутатлык мандатына үткәрелгән сайлауларның нәтиҗәләре якын бер-ике көндә билгеле булачак, ә менә Татарстан Президенты вазифасына 4 сәяси партиядән дәгъва иткән кандидатлардан “Бердәм Россия” тарафдары Рөстәм Миңнеханов, 94,4 процент тавыш җыеп, җиңү яулады.
– Рөстәм Миңнехановны без дәүләт эшендә күп еллар беләбез, ул үзен алдынгы карашлы, өлгер җитәкче буларак танытты, аны федераль хакимият белән дә эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли. 13 сентябрьдәге сайлауларның сәяси нәтиҗәләре турында әйткәндә: Татарстан Президенты җитәкчелегендәге бүгенге хакимият һәм муниципаль берәмлекләрнең башлыклары гади халыкта яклау табып, “Бердәм Россия” партиясенә ышанычны яңартты. Җәмгыятьнең теләктәшлеге Татарстан Президентына тагын да тырышып эшләргә көч бирде. Кешеләр Рөстәм Миңнехановның эшен бәяли. Бу уңайдан, илдәге икътисади кризиска карамастан, республикада социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән утызлап “Президент программалары”ның уңышлы тормышка ашырылуын телгә алмый мөмкин түгел, – дип фикерләре белән уртаклашты “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы сәркатибе.
Фәрит Мөхәммәтшин сайлауларның ачык һәм законлы нигездә үтүен ассызыклады. “Барлык кандидатлар тигез хокукларда, бернинди “кара пиар”сыз гадел шартларда катнашты. “Бердәм Россия” партиясендә электән үк көндәшләрне тәнкыйтьләүдән рейтинг ясамаска килешенгән. Куандырганы шул: көз көне сайлаулар оештыру уңайсыз, дигән куркулар акланмады. Кешеләр бакча эшләренә карап кына сайлау участокларына килми калмады. Быелгы сайлауларда праймериз, ягъни партия эчендә алдан тавыш бирү чарасын үткәрүгә мин баштарак шикләнеп караган идем, әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, праймеризның файдасы зур булды. Беренчедән, без сайлау алды кампаниясенә иртәрәк керештек һәм, икенчедән, бу хәрәкәткә башка кешеләр, бигрәк тә яшьләр теләп кушылды, ә гади халык белән очрашуларда аларның теләк-тәкъдимнәрен ишетергә җай туды. Татарстанның халык җыеннарын уздыру тәҗрибәсен бүген федераль хакимият бүтән төбәкләргә дә үрнәк итеп тәкъдим итә”, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Быелгы сайлауларда шунысы игътибарга лаек: республикада Президентны соңгы унбиш елда беренче тапкыр халык турыдан-туры сайлады. “90нчы еллардагы сайлаулар белән бүгенге сайлаулар арасында аерма зур, – ди Фәрит Мөхәммәтшин. – Партияләр үзгәрде, законнар үзгәрде. Бүген Россиядә 87 сәяси партия теркәлгән, аларның 67се Татарстанда үз бүлекләрен ачты. Бу күренеш халыкның актив иҗтимагый тормыш белән яшәвен дәлилли. 90нчы елларда Россиядә, Татарстанда проблемалар да шактый иде. Бүген алар чишелә – торак шартларын яхшырту, капиталь ремонт, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары кебек социаль объектлар төзү... Көнкүрешебездәге уңай якка үзгәрешләрне халык күреп тора, шуңа күрә алар сайлауларга да күтәренке кәеф, киләчәккә өмет белән барды”.
Халык белән очрашуларда Татарстан Президентын сайлау – ул республика җитәкчесенең Президент атамасын саклау өчен тавыш бирүгә тиң, дигән бәяләмәләрне дә ишетергә туры килде, ди Фәрит Мөхәммәтшин. “Сайлауларда тавыш бирүчеләрнең 84,2 проценты катнашуын исәпкә алганда, аларның сайлау участогына килүе Татарстан җитәкчесенең Президент атамасы өчен дә тавыш бирергә теләвен аңлатмый калмый. Соңгы вакытта илдә әлеге тема бәхәсләр уятса да, Татарстанда иң югары вазифаи затның Президент дип аталуы Россия Конституциясенә каршы килми. Россия Конституциясе төбәкләрнең җитәкчеләре һәм закон чыгару органнары атамаларын билгеләүне субъектларның үз карамагына калдыра”, – ди Татарстан парламенты рәисе.
Сентябрь аенда исә Татарстан парламентында эш бик тыгыз булачак. ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Президентының инаугурация көнен билгеләү бурычы тора. Фаразлар буенча, тантаналы төстә Татарстан Президенты вәкаләтләрен кабул итеп алу чарасы 18 сентябрьгә планлаштырыла. Шулай ук Президент яңа Хөкүмәтне формалаштырырга һәм Дәүләт Советына еллык Юлламасын җиткерергә тиеш.
Лилия ГАДЕЛШИНА
http://intertat.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз