Көз җитте, грипп та көттермәс

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстанның медицина учреждениеләренә гриппка каршы вакциналар кайтарыла башлаган. Әлегә сүз балалар иммунизациясе препаратлары турында гына бара. Әмма якындагы вакытта өлкәннәр өчен дә вакциналар китертеләчәк.

Мәгълүм булганча, республикабызда гриппка каршы вакцинациягә бик җитди карыйлар. Узган 2014-2015 ел сезонында Татарстанда 1,8 миллион кешегә прививка ясалган. Бу билгеләнгән планның 95,8 проценты һәм халык санының 26 проценты диярлек.

Грипп белән без ел саен очрашабыз. Кояшлы җылы җәйге көннәрне яңгырлы, дымлы һава торышы алыштыруга ук, салкын тидереп авыручылар да арта. Суыклар җитү белән грипп дигәне дә көттереп тормый, гадәттә. Грипп белән көрәшнең иң яхшы ысулы вакцинация дип, табиблар ел саен көз җитүгә халыкны прививка ясатырга өнди.

Гадәттә, көз килү белән вакцинация кампаниясе киң колачлап үткәрелә. Иң мөһиме, прививканы грипп шаукымы башланганчы ук (ягъни сентябрь-ноябрьдә) ясатып өлгерү. Берәүләр, чыннан да, прививка ясатуның файдасын күреп, ел саен әлеге кисәтү чарасына өстенлек бирә, икенчеләр исә моңа шик белән карый. Алар әле дә әби-бабайлар ысулын – сарымсак-суганны иң яхшысы дип саный. Шулай да гриппка каршы вакцинациянең уңай нәтиҗәсен саннар дәлилли. 2003-2006 еллар белән чагыштырганда, соңгы өч елда бу чирне 40 тапкырга киметә алганнар.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә балалар вакцинациясе өчен соралган вакцина күләменең 70 проценты кайтарылган инде. Хәзерге вакытта аны поликлиникаларга тараталар. Димәк, якындагы вакытта гриппка каршы прививкалар ясау да башланачак. Олыларны шулай ук онытмыйлар. Алар өчен дә препаратлар тиздән кайтарылыр дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, сабыйларга (6 айдан башлап), балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә, мәктәп укучыларына, медицина хезмәткәрләренә, шулай ук гомумбелем учреждениеләрендә, транспортта һәм ЖКХ өлкәсендә эшләүчеләргә һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләргә гриппка каршы прививканы бушка ясыйлар. Шулай ук быел мәҗбүри вакцинацияләү армиягә чакырылучы егетләргә дә кагылачак. Яңалыкларның тагын берсе – быелдан гриппка каршы прививка бушлай ясатылучы категориягә корсаклы хатын-кызлар да кертелгән. Башкалар прививканы үз хисабына ясата ала.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International