Казан агач аударучылар арасында дөнья чемпионаты уздырырга җыена

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
Агач аударучылар арасында Россия чемпионаты 2013 елдан башлап үткәрелә. Аның төп максаты – эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру, һөнәри белем һәм эшләү ысулларын камилләштерү, шулай ук кадрларның квалификациясен үстерүгә карата теләктәшлек күрсәтү.
 
Быелгы ярышларда 50ләп компания көч сынашачак.
 
Ә ул арада Татарстан башкаласы инде мондый чараны дөньякүләм дәрәҗәдә уздырырга җыенуын белдерде – Казан 2018 елда үзендә агач аударучылар арасында дөнья чемпионаты уздырырга гариза тапшырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International