Ай башыннан Татарстан юлларында 28 кеше үлгән

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
Сентябрь башыннан бүгенгә кадәр Татарстан юлларында 28 кеше үлгән, 253е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Узган тәүлектә генә дә республикада кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерердәй 22 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларның берсендә кеше гомере өзелгән.
 
Кичә ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 22 йөртүчене тоткарлаган. Ай башыннан Татарстанда зыян күрүчеләр дә булган 218 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International