2014 елда марафонда катнашучылар ярдәмендә биналар әнисез, әтисез калган, аның өстенә сәламәтлекләре начар булган балаларны кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткерелде. Балаларга махсус медицина җиһазлары алынды, үзәкнең тирә-юнендәге җирлек тәртипкә китерелде. 2015 ел башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге үзәккә махсус җайлаштырылган микроавтобус бүләк итте.