Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә укытучыларның август киңәшмәсе узды
2015 елның 28 августы, җомга
Хәзерге мәгариф системасында зур үзгәрешләр бара, белем бирүнең яңа алымнары кулланыла, эчтәлеге баетыла. Укучыларның заманча мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, яңа укыту программалары төзелә. Һәр мәктәп коллективы алдына яшь буын вәкилен бүгенге җәмгыятькә лаеклы шәхес буларак тәрбияләү бурычы куела. Укытучыларның август киңәшмәсе дә шуларны күздә тотты.
Педагогларның мондый форумы районда зур чара буларак билгеләп үтелә. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Александр Шадриков, республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Рина Бадриева, башкарма комитет җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов һәм аның урынбасары Айрат Җәлалов, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, укытучылар катнашты.
Киңәшмәдә лаеклы ялга китүче укытучылар, хезмәт эшчәнлеген яңа гына башлаган яшь белгечләр хөрмәтләнде. Фидакарь педагоглар район башлыгының, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы бүләкләренә лаек булды. Әйтергә кирәк, район мәгарифен үстерү максатыннан республика җитәкчелеге зур кайгыртучанлык күрә. Соңгы өч елда гына да, Татарстан Президенты программалары кысаларында республика бюджетыннан район мәгариф системасына 320 миллион сумга якын һәм муниципаль бюджеттан 33 миллион сум чамасы акча бирелгән. 44 нче урында булган безнең район мәгариф системасы быелгы нәтиҗәләр буенча 32 нче урынга күтәрелгән. Район башлыгы Александр Шадриков ассызыклаганча, районның нибары ике мәктәбе генә–Хорновар- Шигали һәм Зур Чынлы урта мәктәпләре–авыл җирлекләрендәге иң яхшы 100 мәктәп исемлегенә керә алган.
–Безгә нәрсә җитмәде? Югыйсә, бөтен мәктәпләр дә бер үк мөмкинлекләрдә эшли,-дип сорауны кабыргасы белән куйды район башлыгы.
Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү буенча Чүпрәле районы 23 нче урынны били, Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында җиңүчеләр һәм призерлар бөтенләй юк. Мәктәпне медальгә тәмамлаучылар да үзләренең уңышларын раслый алмады, дип дәвам итте ул тәнкыйтен. Район башлыгы чыгышыннан түбәндәгеләр дә билгеле булды.
Республиканың аграр профилендәге 20 һөнәри белем бирү оешмасы арасында безнең Чүпрәле техникумы 12 нче урында тора. Үткән уку елында район мәгариф системасын үстерү буенча Эксперт советы оештырылган һәм анда балаларга белем бирү сыйфатын күтәрү мәсьәләләре даими каралган. Рус теле, математика, тарих, физика һәм химия предметлары буенча 7- 10 сыйныфларда муниципаль контроль эшләр үткәрелгән. Әмма аларның нәтиҗәләре һич тә канәгатьләнерлек булмаган. Укучыларның белем дәрәҗәсе 35-53 процентны гына тәшкил иткән. Барлык контроль эшләр буенча рейтингта лидерлыкны Зур Чынлы, Хорновар-Шигали һәм Иске Шәйморза урта мәктәпләре алган. Ә менә Чуваш Чүпрәлесе, Түбән Чәке һәм Иске Чокалы урта мәктәпләре иң түбән күрсәткеч белән чикләнгәннәр.
Дәүләт дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла торган чаралар педагогия хезмәткәрләренең хезмәт хакларын да шактый ук арттырырга мөмкинлек бирде. Әлбәттә, хезмәт хакының артуы укытучы һөнәренең абруен да күтәрсен, белем бирү учреждениеләрен квалификацияле укытучылар белән тулыландыруга да этәргеч ясасын иде. Хәзер район мәктәпләрендә эшләүче укытучыларның күпчелеге өлкән яшьтәгеләр. Бу проблема һәр мәктәптә дә бар. Димәк, белем бирү учреждениеләренә яшь белгечләрне тарту буенча эшне тагын да активлаштыру таләп ителә. Быел укытучылар коллективына биш яшь белгеч кушылды. Билгеле, авылга яшь укытучылар кайткан очракта аларны торак белән тәэмин итәсе, хезмәт һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудырасы бар.
Александр Шадриковның әйтүенә караганда, соңгы биш елда мәгариф системасында эшләүче 50 гә якын гаилә, торак шартларын яхшырту буенча федераль программадан файдаланган. Балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүгә ирешү, аларның талантын һәм мөмкинлекләрен үстерү өчен мәктәпләрне заманча материаль-техник база, уңайлы һәм имин шартлар белән тәэмин итәргә кирәк. Шунысы куанычлы, һәр елны белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүдә педагогик коллективлар зур тырышлык куя. Бүгенге көнгә бөтен мәктәпләр дә укучылар кабул итәргә әзер. Ә менә Чуваш Бизнәсе авылы балалары быел яңа уку елын күп функцияле үзәк бинасында башлап җибәрәчәкләр икән.
Әйе, илнең киләчәге бүгенге укучыларның нинди дәрәҗәдә белемле, тәрбияле һәм инициативалы булуларына, һөнәри һәм җәмәгать эшчәнлегенә үзләреннән нинди өлеш кертүләренә нык бәйле. Квалификацияле, югары белемле белгечләр генә икътисадны һәм социаль сфераны үстерүгә этәргеч ясарга мөмкин. Ни кызганыч, мәгариф бүлеге методистлары үткәргән анализлар күрсәткәнчә, югары уку йортларын тәмамлаган райондашларыбызның 24,4 проценты гына алган белгечлеге буенча хезмәт куя. Ә районга эшкә кайтучылар “юк” дәрәҗәсендә.
–Димәк, безнең мәгариф системасы район икътисадын үстерү өчен тиешенчә эшләми булып чыга. Бүген без районга инвестиция кертү һәм инвесторлар җәлеп итү буенча зур эшләр башкарабыз, яшь белгечләргә ярдәм итү максатыннан шартлар тудырабыз, шуңа да карамастан яшьләребез түбән хезмәт хакына булса да ризалашып шәһәргә китү ягын карыйлар,-ди ачынып, район башлыгы.
Аерым уңышларга ирешүчеләр дә берәмтекләп кенә санарлык. Габдулла Тукай: “Тәнкыйть кирәкле шәйдер“, дигән. Милли җанлы, бөек шагыйрьнең бу сүзләренә колак салып, тәнкыйтьне кабул итеп, киләчәк өчен һәр укытучы дөрес карар кабул итәргә тиеш, минемчә. Һәрхәлдә, илнең киләчәге укытучы кулында бит.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз