Штраф түләмәгән өчен 14 чүпрәлелегә арест салынган

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Агымдагы елның җиде аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф акчасын вакытында түләмәгән 85 чүпрәлегә карата административ материал төзелгән һәм өстәмә җәза бирелгән.

14 кешегә арест салынган. Юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 54 кеше–штрафка, 2 кеше мәҗбүри эшкә тартылган.

–Штрафлар белән шаярырга ярамый, суд тарафыннан билгеләнгән бурычны вакытында түләмәгән кешеләрне җитди җәза көтә. Андыйларны заманча компьютер техникасы белән эш итүче автоинспекторлар бик тиз эзләп таба һәм аларны тагын да катырак җаваплылыкка тартачаклар,- ди ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International