Кай арада пәйда булды соң ул парклар һәм ул йортлар? Район үзәгенә килмичә дә тормыйбыз, дисәм, бер ел узып киткән шул инде. Кыска гына ара эчендә шуның кадәрле үзгәреш, акыл китәрлек,-ди ул.
–Кунаклар кайтса да, балалар белән чыгып утырырга да урыннар бар хәзер. Ленин бабай да “аккуратно” гына урынын алыштырды. Элеккеге ядкарьләр дә ишеп ташланмады, тарихыбыз да сакланды, яңа милли төсмерләр дә алды район үзәге. Планлаштыра, уйлый белә район җитәкчелеге-ди Галина Кочурова да.
Җитәкчелек дигәч тә, яңарышны һәркайда һәм һәрвакыттагыча район башында торучы, ягъни район башлыгы белән бәйләп карый халык һәм рәхмәт хисләрен белдерә. Бу турыда район башлыгы Александр Шадриковның да фикерләрен белештек.
–Рәсәй өчен–Мәскәү, Татарстан өчен Казан–башкала булса, Чүпрәле районы өчен ул–Иске Чүпрәле авылы. Район үзәгенең тартынмыйча, һәркемгә күрсәтерлеге булсын өчен күп эшләр башкарабыз, әлбәттә. Әмма Татарстан җитәкчелеге, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безнең башлангычларыбызны хупламаса, проектларыбыз кәгазьдә, уйларыбыз да бары тик хыял гына булып калыр иде. Һәрберебез шушы Татарстан җирендә тууыбыз, яшәвебездән горурлык хисе тоярга тиешбез дип саныйм. Чүпрәле җирлеге исә–кече ватаныбыз, аны үстерү, тырыш хезмәтебез белән данлау намус эшебез.