Чүпрәледә дүртенче тапкыр Мунчәли укулары узды

2015 елның 19 августы, чәршәмбе
Соңгы елларда тарихыбызны, дин өлкәсендәге күренекле галимнәребезнең тормышын өйрәнүгә, төбәктән чыккан шәхесләребезне, алар яшәгән урыннарны барлауга зур игътибар бирелә. Истәлекле кичәләр, фәнни-гамәли конференцияләр, укулар оештырыла.

Әлеге юнәлештәге эшчәнлек Мунчәли авылында дүртенче ел рәттән зур масштабта уза. “Мунчәли укулары” дип исемләнгән  фәнни-гамәли-дини конференция быел “Татар халкының әхлагын һәм дөньяга карашын тәрбияләүдә дини кыйммәтләрнең мөһимлеге” темасына багышланды.

“Мунчәли укулары” ның  беренчесе бөек  татар драмматургы Туфан ага  Миңнуллиның  вафатыннан соң, аның туган көнендә мемориаль такта ачканда үткәрелгән иде. Анда катнашкан галимнәр,  дин әһелләре  бу чараны  югары бәяләде, һәм һәр елны үткәрергә кирәк дигән карарга килешкән иде.  Динебезне, милләтебезне  һәм  мәдәниятны үстерү үрнәкләрен күрсәтү буларак, Мунчәли укуларының дәрәҗәсе елдан –ел  күтәрелә, масштабы киңәя  бара.  Быелгы дини бәйрәмгә дә  бик күп кунаклар,  мәртәбәле шәхесләр галимнәр дин әһелләре кайткан иде.

Җыен дога, Коръән, мөнәҗәтләр укулар белән үрелеп барды. Сәхнә түрендә чыгыш ясаган кунаклар, бүгенге әхлакый кыйммәтләрне барлау, саклау юнәлешендәге эшләр хакында сөйләделәр. Киләчәктә  иманлы, эшчән, аек, акыллы, халкыбызның үткән тарихын белүче, аның асыл сыйфатларын, гореф гадәтләрен дәвам итүче һәм  саклаучы, җәмгыятебезгә файдалы, динле, зыялы,мәгрифәтле, югары әхлаклы, халкыбыз варисларын тәрбияләү кирәклеген асызыкладылар.

Әлбәттә, җәмгыятебездә тәрбия ысуллары буларак халкыбызның әхлагын тәрбияләүдә мәчетләр зур роль уйный. Агымдагы елда Мунчәли авылындагы мәчеткә төзекләндерү үткәрелгән. Әлеге эштә мунчәлиләргә, шушы авылның хөрмәтле кешесе, күп тапкырлар иганәчелек ярдәме күрсәткән Дания ханым Т улова олы ярдәм кулы  сузган.

Укуларда Ислам дине кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Зиганшин, танылган галимнәр, мөгаллимнәр - филология фәннәре докторы Наил Тагиров “Татар байлары һәм мәчетләр”, галимә, доцент, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге премия лауреаты- Альта ханым Мәхмүтова “Ризаетдин Фәхретдин әсәрләрендә  әһлакый тәрбия мәсәләләре” темаларына, шулай ук, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Язучылар hәм Журналистлар берлеге әгъзасы - шагыйрә, прозаик, публицист, тәрҗемәче, “Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе”Флера Тарханова,  Б. Глебский исемендәге мәчетнең имам хатыбы, Ислам дине кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме  Рөстәм хәзрәт  Ясафиев  чыгыш ясадылар. Чара корбан ашларыннан әзерләнгән табын белән дәвам итте. 


Гөлия Фәизова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International