Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Мунчәли мәктәбенең 90 еллык тарих эзләре буйлап...
2015 елның 17 августы, дүшәмбе
Иҗат дөньясына Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Рәмис Аймәт, шулай ук, Нурмөххәммәт Хисамов, Инкыйлаб Әмирханов, Абдуллаҗан Хәлимов кебек галимнәрен һәм башка күп кенә шәхесләрен таныткан Мунчәли мәктәбе үзенең 90 еллык күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Авылда мәктәп ачылуга быел 90 ел булса, “Рус-татар земство мәктәбе” эшли башлауга-105 ел, җәдитчә укыту башлануга-120 ел һзм “күңел сабаклары” өйрәтүгә 250 ел тула.
1895 елдан балаларны Мунчәлидә җәдитчә укыта башлаулары, 1904 елда дөньви фәннәр өйрәтелә торган Хөсәен Ямашев исемендәге башлангыч мәктәп, ә инде 1910 елдан рус-татар земство мәктәбе, 1918 елның көзендә советча укытылу юнәлешендәге башлангыч мәктәпнең булуы билгеле. 1925 елдан исә Мунчәлидә җидееелык мәктәп ачыла.
Бәйрәм чарасы мәктәп диварына Әфганистан җирләрендә сугышчан вазифасын үтәгәндә геройларча һәлак булган Румил Җамалтдиновка истәлек тактасын ачу белән башланып китте. Румил турында яшьтәшләре горурланып сөйләделәр, әтисе Рафаэльга хөрмәтләрен белдереп, бүләк тапшырдылар.
“Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”, дип бәйрәмне оештыручы, шушы авылның эшлеклесе Ильмир Измайлов чарада катнашучыларны мәктәпнең 90 еллык тарих эзләре буйлап алып китте. Әйтергә кирәк, мунчәлиләр мәктәпнең юбилеена зурлап әзерләнгәннәр. Истәлекле дата уңаеннан Мунчәли мәктәбе турында китап та нәшер иткәннәр.
1925 елда җидееллык мәктәп мөдире Риза Мәрдиев (Яңа Ишле авылыннан була) авылда беренче балаларны туплап, өйдән-өйгә йөри. Ул чактагы тормыш кануннары, билгеле масакүләм халык арасындагы агарту эшләренә каршы чыга. Шулай да уртак тырышлык белән беренче сыйныф 32 ир баланы һәм бер кыз-Сәүрә Хәсәнова белән тулылана. Икенче елны исә мәктәпкә тирә-як авыллардан да укырга теләк бедерүчеләр барлыкка килә. Шулай итеп, Буа кантонына кергән Мунчәли волостендәге әлеге белем үзәге узган гасырның егременче елларында Татарстандагы дүрт җидееелык мәктәпнең берсе була.
Балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен билгеле тәҗрибәле, укымышлы кешеләр сайлана. Бәйрәм чарасында аларның һәркайсының, төрле елларда эшләгән директорларның исемнәре аталды. Күпләренең инде бакыйлыкка күчүенә дә шактый еллар узган булса да, чарада хаирәләре белән уртаклашырга мөгаллимнәрнең балалары кайткан иде.
Истәлекләр белән бүлешүчеләр арасында Әлмәт шәһәреннән кайтучы укытучылар Солтан Низамов һәм Антонина Павловна Лукьянованың балалары Галия ханым һәм Вячеслав әфәнде дә бар иде.
Әлеге гаиләнең барлыкка килү тарихы да кызыклы гына. Мунчәлидә сукырлар мәктәбе дә ачыла. Анда укытырга дип җибәргән яшь мөгаллимә Антонинага сугыштан кайткан Солтан гашыйк була. Күп тә үтми алар гаилә корып җибәрәләр. Солтан әфәнде военрук һәм рәсем дәресләре укыта, Антонана ханым исә сукыр балаларга белем биреп гомерләрен багышлыйлар.
Сәхнә түренә төрле елларда белем биргән укытучы-ветераннар да менде. Аларның һәркайсының мунчәләләргә әйтер сүзләре, сагынып сөйләрлек вакыйлары бар иде.
1973-2001 елга кадәр бертоташ 28 ел(!) мәктәп директоры булып эшләгән директор Иршат Хәлиловка да олы рәхмәт сүзләре юлланды. Чарага шәхсән килә алмаса да, тормыш иптәше, шулай ук, мөгаллимә-ветеран Зәкия ханым эшләү дәверендәге истәлекләрен барлады.
Кайткан кунаклар да мунчәлиләрне олы бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен ирештерделәр.
ТР язучылар Союзы берлге рәисенең беренче урынбасары, Мунчәли авылында туып, үскән Рәмис Аймәт:
-Туган мәктәп, беренче хәрефләрне танып, белергә өйрәткән укытучылар минем күңелемдә зур урын алган. Рухи-әхлакый сыйфатларга ия булу, зәвыклы шәхес тәрбияләүдә аларның өлеше һичшиксез зур. Шуңа да мин укытучыларыма рәхмәтлемен. Хәтеремдә, ул еллардагы шартлар бүгенге белән чагыштырганда җир белән күк арасы иде. Сыйныфлар мич белән ягып, җылытыла. Аның җылысын тоярга, кулларыбызны җылытырга укытучы апабыз берәм-берәм безне чыгара иде. Милләтебезнең киләчәген кайгыртучы, белемле шәхесләр тәрбияләүче, намус кушканча хезмәт итүчеләр алар.
Мәктәп юбилеена багышлаган чра концер номерлары белән аралаштырып барылды. Еллар үтсә дә, балачак иленә-серле мәктәп дөньясына чакырып торган юллар онытылмас, дип авылдашлар, сыйныфташлар киләсе елларда да очрашып торырга сүз бирештеләр.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз