Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Казанда тагын бер дөнья чемпионаты узачак
2015 елның 15 августы, шимбә
Татарстан WorldSkills Competition уздыру хокукын Франция һәм Бельгиядән отты. 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак.
Бу дүшәмбе көнне Сан-Паулода (Бразилия) узган WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышында халыкара жюри әгъзалары карардан билгеле булды.
Татарстан делегациясен республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чемпионатны үз территориясендә кабул итү өчен Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләре дә көрәште. Жюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен тавыш бирде.
Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү –икътисадның үсеше белән, һичшиксез, бәйле, ә бу республика җитәкчелеге һәм аның лидеры Рөстәм Миңнехановның үзалдына куйган өстенлекле бурычларының берсе булып тора.
Татарстан җитәкчелеге промышленность предприятияләре һәм республикадагы уку йортлары белән берлектә эшче һөнәрләрне үстерү һәм популярлаштыру өстендә дә эшли.
Үткән ел Татарстанда биш ресурс үзәге ачылды, быел тагын бишесе ачылачак. Барлыгы республика буенча заманча 25 ресурс үзәге булачак. Колледжлар һәм югары уку йортлары җирле товар җитештерүчеләр арасында күптәннән инде эшлекле мөгаләмә урнашты.
Республика җитәкчелегенең мондый ярдәмен бүгенге яшьләр дә тоя. Шуңа да Татарстаннан, үзе яшәгән җирлектән: авыллардан һәм шәһәрләрдән китәргә теләми. Бер сүз белән әйткәндә, бүгенге яшьләр эшче һөнәрләрнең үсеше тәэмин ителәчәгенә, иртәгесе көнгә ышаныч белән карый.
Чүпрәле районында да җитәкчелек тарафыннан районны яшь белгечләр белән тулыландыру юнәлешендә күп төрле эшләр башкарыла. Ел саен югары уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашулар үтә. Район башлыгы белән әңгәмәләшү, кызыксындырган соруларга җаваплар алу мөмкинлеге тудырыла. Шулай ук, район җитәкчелеге югары уку йортларына барып, Чүпрәле студентлары белән очрашу тәҗрибәсен булдырды. Әйтергә кирәк, тырышулар да бушка түгел, әкрен генә “боз урыныннан кузгала”, районга яшьләр кайта башлады.
Район спорт, яшьләр эше һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов әйтүенчә, 2014 елда районга 12 яшь белгеч эшкә кайткан.
–2015 елда 100дән артык Чүпрәле студенты уку йортларын тәмамлады. Алар арасында төзүчеләр, юристлар, укытучылар, автомеханиклар, табиблар, шәфкать туташлары, агроучреждение белгечләре дә бар. Бүгенге көнгә районда 18 студент хезмәткә урнашу өчен гариза язган. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә дә бер яшь белгеч эшли башлады. Яшьләрнең районга кайтырга теләк белдерүе куанычлы, аларны һәрчак көтеп калабыз,-ди Руслан Вильданов.
Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы да район эшче кадрлар әзерләү юнәлешендә шактый эшләр башкара. Биредә авыл хуҗалыгы тармагында, җәмәгать туклануы юнәлешендә белгечләр әзерләү буенча белем алу һәм аны киләчәктә килешү нигезендә югары уку йортларында дәвам итү мөмкинлеге бар.
Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы директоры Рамиль Әхмәтов:
–Техникумда тулысынча эшче һөнәрләр буенча белгечләр әзерлибез. Быел да 200гә якын укучы кабул итәчәкбез. Егетләр күбрәк техника буенча һөнәри белем алырга теләк белдерсәләр, кызлар күбрәк пешекче булуны хуп күрәләр. Татарстан җитәкчелеге ярдәмен һәрдаим тоябыз. Быелдан башлап, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә, өч яклы килешү белән, укучылар максатлы юллама аша югары стипендия алып укыячаклар. Агрофирмалар белән дә шундый ук юнәлештә эш алып барабыз. Республика күләмендә Һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition үткәргән чараларда да актив катнашабыз, моңа дәлил буларак, таныклыкларыбыз да бар. Гомумән, яшьләргә һәрбер һөнәр мактаулы, бары аны яратып башкарырга гына кирәк, диясем килә.
WorldSkills International дөнья чемпионатының максаты булып–эшче һөнәрләрне популярлаштыру тора. Аның эшчәнлеге төрле илләрдә 16-25 яшьтәге белгечләр үзләрен һәм һөнәри күнекмәләрен, сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә торган конкурслар оештырудан гыйбарәт. Әлеге оешма составына 69 ил кергән. 2012 елда официаль төстә халыкара оешмага Россия 60нчы ил буларак кабул ителде.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР!
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз