Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
“Цильна” тәҗрибәсен Татарстан өйрәнә
2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Республиканың Иделаръягы зонасына кергән районнарда терлекчелек тармагы белән шөгыльләнүче белгечләр алдынгы тәҗрибә уртаклашу максатыннан җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятенә килделәр.
Агымдагы елның беренче кварталында терлекчелек тармагы буенча башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм җәйге чорга бурычлар билгеләүгә багышланган семинар- киңәшмәне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкләде. Чараның теоретик өлеше Кече Чынлы авылы мәдәният йортында башланды. Залда утырган 130 дан артык кунакны Чүпрәле муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында районның бүгенгесе һәм киләчәккә нинди бурычлар белән яшәве турында сөйләде. Чүпрәленең Россиядә генә түгел, чит илләр аренасында да таныла башлавы күпләрдә кызыксыну тудырды.
Ә “Цильна” җәмгыятендә мондый семинарны үткәрү дә тикмәгә түгел. Барлык тармакларда да алдынгы технологияләр кулланып хезмәт куйган хезмәтчәннәр елдан- ел биегрәк үрләр яулыйлар. Бүгенге көндә әлеге хуҗалыкта 2300 баш мөгезле эре терлек асрала,шуларның 650-се савым сыерлар. Былтыр һәр сыердан уртача 9529 килограмм сөт җитештерелгән. Бу республика күләмендә дә иң зур күрсәткеч. Былтыргы гомуми табыш 271 миллион сум булган (рентабельность 30,3 процент), шуның 42 проценты терлекчелек продукциясе сатудан кергән.
–Соңгы елларда сөт җитештерүне һәм малларның баш санын арттыруга аеруча басым ясыйбыз. Өч ел эчендә генә дә савым сыерларны 700 башка җиткердек. Чөнки файдасы бик зур. Узган елда гына да 106,8 миллион сумлык 58 мең центнер сөт саттык. Бүген дә көн саен 18,3 тонна сөт тапшырабыз. Ни кызганыч, былтыргы белән чагыштырганда быел бер литр сөтнең бәясе өч сумга кимрәк. Шул ук вакытта гербицидларга, минераль ашламаларга, ягулык- майлау материалларына, техникага, запчастьләргә бәяләр көн саен диярлек үсеп тора,- ди хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров. Кунаклар алдында үзенең серләрен дә яшермәде ул. “Алдагы елларда сыерларның баш санын бер меңгә һәм сөт сатуны тугыз мең тоннага кадәр җиткерергә уйлыйбыз,- ди Барис Аппаувич. Саву жиһазларын яңарту буенча да күп эшләр башкарганнар, биналарда реконструкция үткәргәннәр. Быел җәйге лагерьларда да саву аппаратлары яңартылачак. “Цильна” хуҗалыгындагы тәҗрибә белән танышканнан соң терлекчелек белгечләре, ит җитештерү, көтүне яңарту, бозау алу, сөтне арттыруга этәргеч ясый торган факторларны ачыклау турында да фикер алыштылар. Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов маллар асрау белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм итү игътибар үзәгендә булырга тиеш диде. Терлекләрнең баш санын киметүгә юл куйган хуҗалыклар делегацияләренә катгый җавап та тотарга туры килде. Семинарның икенче өлешендә кунаклар җәйге лагерьда булдылар, андагы эшләрнең ничек оештырылуын үз күзләре белән күрделәр.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
декабрь, 2025 ел
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
15
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватанны саклаучылар елын ябу тантанасы узды
Бу тантаналы кичә Чүпрәле районында ел дәвамында узган патриотик чараларның лаеклы нәтиҗәсе булды
13
декабрь, 2025 ел
2025 елның 14 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 13 декабрендә 18 сәгатьтән 14 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз