Оешма 2013 елда гомуми күләмдә 40 миллион сумга якын эш башкарса, үткән елгы күрсәткеч 80 миллион сумны да узып киткән. Ул суммалар хисабында Алешкин-Саплык авылындагы балалар бакчасы, Городище авылындагы урта мәктәпкә капиталь ремонт ясау, Кече Чынлыда суүткәргеч торбалар салу, район җирлекләрендә җиде спорт мәйданчыгы төзү, Иске Чокалы авылындагы урта мәктәп яныннан дренаж казу һ.б. эшләр бар. Агымдагы елда Яңа Элмәле һәм Иске Шәйморза авылларында урта мәктәп биналарын капиталь төзекләндерү, Иске Чүпрәле һәм Кече Чынлы авылларында суүткәргечләр челтәрен киңәйтү кебек эшләр тора.
Муеннан эшкә баткан җитәкченең буш вакыты калмый да диярлек. Казанда, министрлыктагы җитәкчеләр белән хәл итәсе проблемалар да күп. Кайчакта гаилә мәнфәгатьләрен икенче планга күчереп торырга да туры килә. Тормыш юлдашы Алсу ханым да иренең катлаулы хезмәтен аңлый, теләсә кайчан хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Яшь вакытта да бит алар бер-берсенә бер күрүдә үк гашыйк булганнар. Яшь укытучыны Иске Чокалыга җибәргәч тә, Алсу үзенең мәңгелек яры итеп шушы авыл егетен сайлавына һич тә үкенми. Рамиль да сыната торганнардан булмый, читтән торып Ульяновск авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала. Тормышта активлыгы, туры сүзле, фикерен җиткерә белү сәләте һәм куйган максатына ирешү теләгенә ия булганы өчен дә хөрмәт итә Алсу үз ирен. Балалары да инде үсеп буйга җиткәннәр. Олы кызлары Диана быел Казан дәүләт медицина университетын тәмамлый, икенчесе Альбина–Иске Чүпрәледәге 1 номерлы урта мәктәпнең 10 нчы сыйныфында белем ала. Рамильны әледән-әле техника янында күрәсең. Район автоспортына нигез салуда да ул башлап йөргән.
Җитәкче башка төрле спорт ярышларына да иганәчелек итә, мәчетләргә һәм көтелмәгән бәла-казалардан зыян күрүчеләргә дә матди ярдәм күрсәтә. Оешмада эшләп лаеклы ялга чыгучыларны да онытмый, Яңа Кәкерле авылында яшәүче сугыш ветераны Зәки абый Сибгатуллинны да игътибарыннан читләштерми. Еш кына янына барып та кайткалый, телефон аша да сөйләшеп ала. Үткән ел Җиңү бәйрәме уңаеннан бүләк итеп юыну кабинасы илтеп биргән.
Дөнья шулай инде ул, көн артыннан-көн, ел артыннан-еллар үтә. Ә күрсәткән изгелек югалмый ул, тора-тора барлана, Ходайның башка төрле бер ярдәме булып үзеңә кире кайта.