Район башлыгының православие динендәге чүпрәлеләрне Пасха бәйрәме белән котлавы

2015 елның 12 апреле, якшәмбе
Православие динен тотучы кардәшләребез Гайсә пәйгамбәрнең  яңадан туу  көнен бәйрәм итә.  Бу гасырлардан-гасырлырга күчеп килгән,  бөек бәйрәм.  Әлеге уңайдан районда яшәүче чуваш милләте вәкилләрен, православие динен тотучыларны район башлыгы Александр Шадриков та котлады.
 –Дини традицияләрне барлау, гореф-гадәтләрне хөрмәт итү һәрвакытта да игелеккә генә китергән. Җан чисталыгы, әхлаклылыкка аша бердәмлеккә, бер-береңә ярдәм итүгә ирешелә.  Дөньяларның тыныч, күгебезнең аяз, гаиләләргә иминлек сорап кылынган догалар югары мәгънәгә ия. Районыбызда яшәүче халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәт, килешүчәнлек, бер-беребезгә хөрмәт традицияләре яшәячәгенә һәм аларга дини йолаларның да уңай йогынты ясавына ышанам, һәркемгә сәламәтлек, бәхет телим,- диелә Александр Шадриков котлавында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International