Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Экологлар Чүпрәледә рейд ясый
2015 елның 3 апреле, җомга
Санитар чистарту буенча икеайлык старт алды. Әйләнә- тирә мохитны чүп- чардан арындыруга һәм табигатебезне сафландыруга һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш.
Табигать - безнең уртак йортыбыз. Аны яратырга һәм аңа карата илтифатлы булырга кече яшьтән үк гаиләдә, балалар бакчасында һәм мәктәп сыйныфларында өйрәтәләр. Әйе, табигатьне кечкенәдән үк үз иткән, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Әхлаклы, намуслы, миһербанлы, мәрхәмәтле һәм чын кеше булу өчен дә табигатьнең хозурлыгын күреп, аның тын авазын ишетә белергә дә кирәктер. Ни кызганыч, күп очракта моның бөтенләй тискәре ягын очратырга туры килә. Рөхсәт ителмәгән урыннарга чүп- чар ташлау, урам уртасына төзелеш калдыклары чыгару, елга- ерынты буйларында санкцияләнмәгән чүплекләр ясауны кайберәүләр бернигә дә санамый. Мондый кешеләрдән: “Кайда сезнең намусыгыз?”,- дип сорарга гына кала. Әлбәттә, яшәгән җиребез һәрвакытта да чиста һәм күңелгә хуш килә торган булырга тиеш. Экологияне саклау, районның административ комиссиясе һәм башка шундый органнар авыл җирлекләрендә чисталык , төзеклелек һәм яшелләндерүне тәэмин итү буенча бик җитди чаралар күрә. Санитар чистарту икеайлыгы башлангач та моңа карата таләпләр катгыйлыгы икеләтә артты. Бер генә чүп- чар да алар күзеннән читтә калмый. Әле шушы көннәрдә генә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Иделаръягы территориаль идарәсе вәкилләре Рамил Садыков, Ленар Курамшин һәм Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссиясенең җаваплы секретаре Ильяс Нәсыйбуллин катнашында үткәрелгән рейд вакытында, Матак авылы җирлегендә яшәүчеләрнең Россия Федерациясе кануннарын санга сукмаулары ачыкланды. Авылны урталай бүлеп агучы “Инеш” елгасыннан сигез метр ераклыкта гына ягулык салу станциясе урнашкан. Аны әллә ничә дистә ел элек колхоз төзеткән. Ә хәзерге вакытта аннан “Ак Барс Чүпрәле” җәмгыятенең Матак филиалы файдалана. Экология белгече Рамил Садыковның әйтүенә караганда, мондый очрак РФ Су кодексының 65 маддәсендә бәян ителгән кагыйдәләргә каршы килә икән. Ягулык салу станциясенең елга суын пычратуына шик юк. Әлеге елга яры өстендә чүп- чар һәм мал- туардан чыккан тирес тә ташлаганнар. Рейд вакытында 1 нче май урамындагы чисталыкның торышы да тикшерелде. Әлбәттә, 41 һәм 46 нчы номерлы йортлардан чыгарылган төзелеш калдыклары экологларны битараф калдырмады. Йорт хуҗалары Виталий Решетов һәм Владимир Дрожжановскийны чакыртып катгый әңгәмә кордылар һәм бөркетмә төзеделәр. –Урам уртасына өеп куелган утын, кирпеч, ком һәм башка төзелеш калдыклары авылның ямен генә түгел, кешеләргә дә, автотранспортка да кыенлыклар тудыра,- ди Рамил Тауфикович.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
декабрь, 2025 ел
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
15
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватанны саклаучылар елын ябу тантанасы узды
Бу тантаналы кичә Чүпрәле районында ел дәвамында узган патриотик чараларның лаеклы нәтиҗәсе булды
13
декабрь, 2025 ел
2025 елның 14 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 13 декабрендә 18 сәгатьтән 14 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз