Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 2 кеше коткарылган.  

Сәбәпләре:  сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, мичнең төзек булмау аркасында – 3 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.

29.03.2015 ел  05.46 Яр чаллы шәһәре, Яңа шәһәр,  46/04 йорт.

Биш катлы панель торак йортның беренче каттагы фатирда ут чыга. Мәйданы 15 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1974 елгы ир кешене һәм 1976 елгы хатын – кызны коткаралар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International