Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә үзара салым кертү буенча референдум уза
2015 елның 22 марты, якшәмбе
Бүген Чүпрәле районында үзара салым кертү буенча референдум уза. Беренче тапкыр әлеге чара 2014 елда узган иде.
Халыктан үзара салым кертү авыл җирлекләрендәге социаль-мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, республика бюджетыннан халыктан җыелган акча суммасын дүрт тапкыр арттыру каралган.
1369 номерлы район үзәгендәге сайлау участогына район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов та тавышын бирергә килгән иде.
–Мондый референдумнар Чүпрәледә генә түгел, республиканың барлык районнарында да үтә. Урамдагы лампочкага, юлга, я булмаса башка эшкә һәркем үзеннән өлеш кертә икән, аның кадере бермә-бермә арта һәм аңа карашы да башка төрле була, ягъни-хуҗаларча. Район халкы да моны аңларга тиеш, референдум нигезендә җыелган үзара салым акчалары шушында калачак, шушы район халкы өчен булачак-ди.
Референдум үткәрүгә чүпрәлеләрнең карашы нинди соң? Бу хакта аларның фикерләрен тәкъдим итәбез.
– Җирле мәсьәләләрне хәл итүгә үзара салым акчасы җыю элеккеге елларда ук бар иде. Әлеге чараның кабат яңаруын бик әйбәт дип саныйм. Чөнки барысы да халык өчен эшләнә бит алар, кем дә алып китми,- ди Иске Чүпрәледән Ринат абый Булатов.
Олы яшьтә булуларына карамастан референдумга тавыш бирергә дип Иске Чүпрәле авылы имам-хатыйбы Әмир ага Аббазов та, тормыш иптәше белән килгән:
- Елына бер мәртәбә 200-300 сум акча бирүебез күләдә тамчы гына ул. Хөкүмәтебезгә, аның җитәкчеләренә рәхмәт. Төрле программалар эшли, авыл җирләрен матурайту дәвам итә, нинди генә эшкә тотынсалар да ахырынача җиткереп үтиләр. Иң мөһиме илебездә тынычлык һәм бәрәкәт булсын.
Каенлык урамында яшәүчеләр:
-Үткән ел да килдек, быел да катнашабыз менә. Күреп торабыз, урамнар матурая, безнең урамыбыз да быел юллар рәтләнер дигән өметтә калабыз.
Тынычлык урамында яшәүчеләр:
Мондый чара узуына без бик шат. Үткән ел урамыбызда таш юл күтәрделәр, быел программа нигезендә асфальт булыр дип көтәбез.
Рәмзия ханым Ракипова:
-Без район үзәгендә яшибез. Көн саен районыбызның яңаруына, ямьләнүенә шатланабыз. Балалар бакчалары төзелә, юллар ясала, парклар барлыкка килә, барысына шөкер кылып, сөенеп яшисе генә. Җитәкчеләргә рәхмәт, исәнлек, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Үзара салым кертү буенча референдум узачак участоклар кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Участокларга җитди сәбәпләре булып килә алмаучылар янына, шәхси гаризалары нигезендә, вәкилләр өйләренә йөри.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз