Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
"Цильна"җәмгыятендә район семинары узды
2015 елның 16 марты, дүшәмбе
Кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калды. Игенчеләр зур сынауга әзерләнә. Синоптиклар фаразына караганда да, быелгы язның гадәттәгедән иртәрәк килүе ихтимал. Димәк, басуга чыгарга тиешле агрегатлар якын көннәрдә старт сызыгында булырга тиеш.
Шундый зур эшләргә керешер алдыннан “Цильна” җәмгыятендә район семинары үткәрү очраклы гына түгел. Биредә 6500 гектар чамасы авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, шуның 5,5 мең гектары сөрү җирләре. Былтыр 2800 гектар мәйданда үстерелгән бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культураларның һәр гектары уртача 40 центнерга якын уңыш биргән. Башка культуралар игүдә дә тотрыклы үсеш бар. Гомумән алганда, мондагы сөрү җирләренең һәр гектары 48 (!) мең сум табыш китергән. Әлеге күрсәткечкә ирешкән хуҗалыклар республикада да бармак белән генә санарлык. Бу хакта муниципаль район башлыгы Александр Шадриков семинарда катнашучыларга да кат- кат искәртте. Чөнки,кайбер хуҗалыкларда һәм җир белән эш итүче эшмәкәрләрдә бу күрсәткеч ифрат дәрәҗәдә түбән. Туфрак эшкәртү технологиясенең үзвакытында үтәлмәве, агротехник чараларны оптималь срокларда югары сыйфат белән үткәрү өчен техниканың төзек булмавы һәм чәчүлек орлыкларның тиешле стандартка туры килмәве кырчылык тармагына аяк чала. Семинарга килүче хуҗалык җитәкчеләре, инженер- техник хезмәткәрләр эшне “Цильна” җәмгыятенең машина трактор паркындагы тагылма агрегатлар белән танышудан башладылар. Парк зур, техника күп, бөтенесе төзек, хәрби горнизондагыча барысы да тип- тигез сызыкка куелган. Кырга чыгу өчен сигнал көтәләр. – Шушы кадәр агрегатны бер атнада әзерләү мөмкин түгел. Монда игенче- механизаторларның, төзекләндерү звеноларының тырыш, намуслы хезмәте күренә,- ди район башлыгы Александр Валерьевич. Агро идарә җитәкчесе урынбасары, җитештерү- маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәрипов комплектлаштырылган тырмалар, культиваторлар, чәчкечләр һәм чәчү чорында эшләячәк башка агрегатларны көйләү тәртибе турында сөйләде. – Монда төзекләндерелмәгән, көйләнмәгән агрегат юк. Бөтенесе китаптагыча, фән кушканча эшләнгән. Әйтегез, кайсы техниканы тикшереп карыйк? Миллиметрга кадәр гарантия сезгә,- ди Җәмил Кәбирович. “Гостехнадзор” бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаровның чыгышы да игътибарга лаек. Ходай үзе сакласын, техника куркынычсызлыгы һәр эш участогында да төгәл үтәлергә тиеш. Каш ясыйм дип, күз чыгару берәүгә дә кирәкми. Кеше гомеренең иминлеге, аның сәламәтлеге өчен кайгырту барыннан да өстен һәм урындагы һәр җитәкче моның өчен җавап тотарга тиеш.
Семинарда катнашучыларның икенче төркеме терлекчелек тармагы белгечләре иде. Алар маллар асрала торган биналарда булып савым сыерларның рационы, сыер савучыларның хезмәт шартлары белән таныштылар, сөт лабораториясен, ясалма орлыкландыру цехын карадылар. Җитештерелгән сөтне исәпләүче- лаборант Фәридә Мәхмутованың әйтүенә караганда, әлеге фермадагы 300 сыерны 10 хатын- кыз сава икән. Айга 18 мең сумнан да аз хезмәт хакы алып эшләүче юк биредә. Ә менә ярыш башында баручы Нурзидә Сөләйманова белән Татьяна Еремееваның хезмәт хаклары үткән айда 36 мең сумны тәшкил иткән. – Сыер савучыларны ник эшләмисез дип тиргәмим, ник хезмәт хакыгыз аз дип орышам,- ди хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров. Фермадагы терлекчеләр дә үз эшләреннән, хезмәт шартларыннан канәгать булуларын әйтәләр. Аннан соң делегация малларга фураж тарттыру цехындагы тегермәннәрне карадылар, орлык складларында булдылар. Шуны искәртик, әлеге хуҗалык Татарстан һәм Россия күләмендә бөртекле культура орлыклары җитештерү белән дә танылды. Чәчүлек материаллар сорап Мәскәү өлкәсендәге хуҗалыклардан килүчеләр дә булган. –Без чәчү әйләнешен басуларда гына түгел, орлыклар белән дә үткәрәбез. Теләсә нинди элиталы орлыкның да 5- 6 елдан соң уңыш бирүчәнлеге кими башлый. Димәк аны яңартырга кирәк. Сыер да шулай бит, көтүне яңартып тормасаң күп продукциягә өмет итә алмыйсың,- дип сөйли Барис Аппаувич. Шунысы куанычлы, район хуҗалыклары җитәкчеләренә орлыклар эзләп әллә кайларга барасы юк, монда үстереп безнең туфракка, климатка яраклаштырылган һәм сертификатлы бик яхшы яңа сортларны ихтыяҗың таләп иткән күләмдә алырга була. Аннан соң бәясе дә читтән алуга караганда күпкә очсызрак, әле шуның өстенә дәүләт субсидиясен дә бирә. Гомумән, “Цильна” хуҗалыгы район аграрийлары өчен һәр тармак буенча да үрнәк булып тора. Семинар нәтиҗәләреннән күренгәнчә, алдынгы тәҗрибә эзләп Кытайга барасы юк, мондагы эш алымнарын игътибар белән өйрәнергә, белгечләрнең киңәшенә колак салырга гына кирәк. Районда шушындый базалы хуҗалык булганда, эшне оештыра белмичә көчкә өстерәлеп баручы коллективларның яшәү белән үлем арасында көн күрүләре бик аяныч.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз