Пенсия фонды клиентларын күчмә пунктларда кабул итә.

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
     Клиентларны кабул итү өчен көйләнгән махсус автомобиль  шушы көннәрдә Чүпрәле районы авылларына килеп  пенсия фондына кагылышлы сораулары булган барлык  гражданнарны кабул итәчәк.   Кабул итүләр:
- 16 март көнне Городище авылында мәдәният йорты каршында иртәнге 10 сәгаттә,
- Зур Аксу авылы мәктәп  бинасы янында 11 сәгать 30 минутта булачак;
- 18 март көнне Хорновар Шигали авылында мәдәният йорты каршында 10 сәгаттә,
- Зур Чынлы мәдәният йорты каршында  11 сәгать 30 минутта узачак;
- 24 март көнне  Шланга авылы җирлеге бинасы каршында 10 сәгаттә, 
- Мунчәли авылы мәктәп бинасы каршында 11 сәгать 30 минутта үтәчәк. 
Әлеге кабул итү пунктына  шушы авыл җирлекләрендә яшәгән барлык гражданнар да үзләрен кызыксындырган сораулар белән  мөрәҗәгать  итә алалар.

Чүпрәле районы пенсия фонды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International