Район волейболчылары Рифкать Исхаков исемендәге призларга турнир оештырдылар

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Ел саен 8 мартта район волейболчылары Рифкать Исхаковны искә алалар һәм аның исемендәге призларга турнир оештыралар.

Әлеге ярышларда командаларның күпләп катнашуы да турнирның популярлаша баруы турында сөйли. Быел анда 12 команда көч сынарга теләк белдерде. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында спортчылар марш- парадка төзелгәч дәүләт Гимннары яңгырый. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков волейболчыларны тәбрикләп, матур уен күрсәтүләрен теләде. Командалар ике төркемгә бүленеп көч сынашты. Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе залында финалга узган командалар мәдәният йортындагы спорт мәктәбе залына килделәр. Барлык уеннарга нәтиҗә ясаганнан соң, Иске Шәйморза авылы җирлеге командасы беренче урынга лаек булды. Икенче урын Иске Чүпрәленең 2 номерлы урта мәктәбе командасында. Ә өченче урынны ике команда- балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм иске Чокалы урта мәктәбе яулады. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

 
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International